Логотип Магариф уку
Цитата:

Районнарда гөрләп «Күркәм гаилә - 2016» бәйгесе үтә

«Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган «Күркәм гаилә» бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла. Авыл җирләрендә гомер итүче яшь, матур гаиләләрне барлау, аларны республикага таныту, ныклы никях җепләре идеяс...

«Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган «Күркәм гаилә» бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла. Авыл җирләрендә гомер итүче яшь, матур гаиләләрне барлау, аларны республикага таныту, ныклы никях җепләре идеясен алга сөрү, гаиләдәге әхлакый кыйммәтләр, буыннан-буыннан күчкән гореф-гадәтләр, уңышлы бала тәрбияләү серләре белән уртаклашу максатыннан үткәрелә ул.


 

Алдагы елларда шаулап узган бәйге быел да ким булырга охшамаган. Моңарчы республика күләмендә генә уздырылса, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә күтәреп алдылар. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буынга үрнәк гаилә мисалларын күрсәтү һәм әлеге үрнәкләрне кабатларга өндәү, гаилә сәясәтен дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашыруга өлеш кертү нияте үзе дә бик күркәм бит.


Соңгы ике елда башкалада уздырыла торган финалга килгәнче, районда сайлау туры үтү шарты куелды. Менә бүген дә Балтачта әлеге гаилә конкурсының район туры узар, дип көтелә. Кичке сәгать 7гә Нөнәгәр авылы клубына килегез, «Күркәм гаилә» исеменә дәгъва кылучы гаиләләрнең чыгышын бергәләп карыйк, алар өчен җан атыйк, бәя бирик!


Үз районы данын республикага танытырга теләгәннәр исә редакциябезгә мөрәҗәгать итә ала. Тел.:222-06-09, 222-06-02


Бәйгенең нигезләмәсе: magarif-uku.ru/contest/polozhenie-o-provedenii-respublikans



Фотода: финалда «Күркәм гаилә – 2015» бәйгесе җиңүчеләре - Кайбычтан Хәмидуллиннар гаиләсен котлау мизгеле

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ