Логотип Магариф уку
Цитата:

Республиканың барлык шифаханәләренә дә ремонт ясалачак

Бүген матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов соңгы 5 елда республикабыздагы беренчел медицина ярдәме күрсәтүче объектларның 60 проценты ремонтлануын хәбәр ит...

Бүген матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов соңгы 5 елда республикабыздагы беренчел медицина ярдәме күрсәтүче объектларның 60 проценты ремонтлануын хәбәр итте. “Калган 60 процентына алдагы ике елда ремонт ясау планлаштырыла”, - диде ул.


Медицина учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңа объектлар төзү эшләре, ТР Президенты Р.Н.Миннеханов кушуы буенча, 2012 елда башланган иде. Бүгенге көнгә 2000 артык объектның матди техник базасы ныгытылган. 550 мең кв.м мәйдан төзелгән һәм ремонтланган.


Авыл җирендә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе дә көн үзәгендә тора. Биш ел эчендә 367 фельдшерлык пункты төзелгән. 1331 медпункт төзекләндерелгән.


Илдар Разин улы әйтүенчә, шифаханәләр бер-берсенә охшаш булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Индивидуальлеккә омтылмыйлар, киресенчә, төзелеш һәм җиһазлау эшендә бердәм стандарт булдырганнар.


Фотосурәтнең чыганагы: http://www.udprf.ru/node/163

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ