Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 60 вуз филиалына абитуриентлар кабул итмәскә киңәш итә

Бу исемлектә вузларның Татарстанда эшләүче филиаллары да бар.Шушы көннәрдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы алтмышлап югары уку йортының санап кителгән филиалларына абитуриентлар кабул итмәүне сорап хат...

Бу исемлектә вузларның Татарстанда эшләүче филиаллары да бар.


Шушы көннәрдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы алтмышлап югары уку йортының санап кителгән филиалларына абитуриентлар кабул итмәүне сорап хат юллаган. 2016 нчы елда ябылачак яки үзгәртеп корылачак филиалларның 50 проценты техник университетларга карый, дип хәбәр итә “Известия”.


Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган хатта ведомство тарафыннан нәтиҗәле булмаган югары уку йортлары филиаллары эшчәнлеге тикшерелгәнлеге һәм ул филиалларны киләчәктә таркату, шул исәптән, 2016 нчы елда филиалларны тулысынча бетерү турында сүз баруы хакында хәбәр ителә.


Әлегә югары уку йортларына бу филиалларга 2014 нче ел өчен абитуриентлар кабул итүне туктатырга, 1 нче сентябрьгә кадәр гыйльми совет утырышында филиалны таркату мәсьәләсен күтәрергә һәм эшне 2016 нчы елның 30 нчы июненә кадәр тулысынча башкарып чыгарга тәкъдим ителә.


Гомумән алганда, ил буенча дәүләт югары уку йортларының 160тан артык филиалына ябылу куркынычы яный. Таркатылачак филиалларның 50 проценты техник югары белем бирүче уку йортларына карый.


20 июньнән югары уку йортлары абитуриентлардан документлар кабул итә башлады. Әмма “кара исемлек”кә кергән филиалларның бер өлеше документлар кабул итүне туктатмады.  Шуның өстенә, алар 2016 нчы елда ябылачаклары турында абитуриентларны кисәтми дә.


2014 нче елдан документлар кабул итүне туктатырга киңәш ителгән филиаллар исемлегенә югары уку йортларының Татарстанда эшләүче бүлекләре дә кертелгән. Алар:


 - Казан (Идел буе) федераль университеты ( Яшел Үзән, Чистай);


- А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм техник тикшеренү университеты — КАИ (Алабуга);


- Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты (Яр Чаллы, Липецк);


- Россия дәүләт гуманитар университеты (Түбән Новгород, Дмитров, Железнодорожный, Казан, Калуга, Тольятти) һ.б. бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ