Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Миңнуллин: «Беркем дә телне «5»легә белә алмый»

Шагыйрь Роберт Миңнуллин татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырды. Аның фикеренчә, телне «5»легә белү мөмкин түгел. Шагыйрь имтиханга махсус әзерләнмәгән. Татар теле буенча биремнәрне шагый...

Шагыйрь Роберт Миңнуллин татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырды. Аның фикеренчә, телне «5»легә белү мөмкин түгел. Шагыйрь имтиханга махсус әзерләнмәгән. Татар теле буенча биремнәрне шагыйрь үзен сынап карар өчен үтәргә тели.


«Үземне сынап карар өчен, башкалар да үрнәк алсын өчен. Башкалар — ул минем укучыларым, укытучылар. Әйбәт беләмме-юкмы, анысы икенче мәсьәлә. Гомер буе әзерләнгән бөтен багажымны күрсәтәм. Беркем дә «5»лелек белә алмый. Моның сәбәпләре бар. Орфографик кагыйдәләр төрлечә булырга мөмкин. Һәрбер газета-журнал үзенчә төзәтә», - дип аңлатты Роберт Миңнуллинн.
DSC_0926


«Мәгариф» 17 апрельдә Татарстанда теләгән һәркем татар теле буенча Бердәм республика имтиханын тапшыра ала дип хәбәр иткән иде. Чарада катнашучыларга мәктәп программасына нигезләнгән биремнәр үтәргә тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ