«Россия ел укытучысы - 2016» конкурсы лауреаты Иван Филатов “Мәгариф”тә кунакта
Бүген “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларында «Россия ел укытучысы - 2016» конкурсы лауреаты, Казандагы 90 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Александрович Филатов белән...
Бүген “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларында «Россия ел укытучысы - 2016» конкурсы лауреаты, Казандагы 90 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Александрович Филатов белән очрашу булды.
Иван Филатовның педагогик стажы әле 4 ел гына. Моңа да карамастан, ул инде үз предметыннан төбәк күләмендә олимпиада җиңүчеләре әзерләгән, “Елның иң яхшы яшь укытучысы” бәйгесенең район этабында призлы урын алган, 2016 елда “Татарстанның иң яхшы укытучысы” булу дәрәҗәсенә ирешкән. Сентябрь, октябрь айларында И.Филатов, Татарстан данын яклап, Бөтенроссия ел укытучысы бәйгесенең катлаулы этапларын узып, илебезнең иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керү бәхетенә иреште, “Россия ел укытучысы - 2016” бәйгесенең лауреаты булды. Без Иван Александрович Филатовны бу уңышка ирешүе белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә һөнәри өлкәдә һәм шәхси тормышта яңа ачыш һәм табышлар телибез.
Бу мәртәбәгә Иван Александрович нинди урау юллар аша килгән, конкурстан нинди гыйбрәт алган, көндәшләренең кайсы сыйфатларын үз иткән, нинди сорау биреп, Россия Президенты Владимир Путинны җавапсыз калдырган? Эчтәлекле, дустанә, кызыклы әңгәмәбездә шушы һәм башка темаларга сүз алып барылды.
Бу турыда тулырак белергә теләсәгез, сайтыбыз язмаларын күзәтеп барыгыз!
Комментарийлар
0
0
"Мәгариф" журналына карап сокланабыз, үрнәк алабыз. Журнал чыгару өстенә күпме чаралар уздырасыз. "Авыл укытучысы" конкурсында катнашучыларны да, лауреат Иван Филатовны да бик зурладыгыз. Гомумән, сезнең сайтта күп яңалык белән танышабыз. Рәхмәт. Автор: Фатиха
0
0