Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия – Испания: бездә җиңүгә омтылыш көчле, ә испаннарда “тишек” урыннар бар

Әлеге матч башланырга санаулы минутлар гына калып бара. Дөресен генә әйткәндә Россия командасының группадан чыгуына күбебез ышанмады. Россиялеләр Согуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән җиңгәннән соң да, бу...

IMG-20180701-WA0014Әлеге матч башланырга санаулы минутлар гына калып бара. Дөресен генә әйткәндә Россия командасының группадан чыгуына күбебез ышанмады. Россиялеләр Согуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән җиңгәннән соң да, бу исәпкә төрле сәбәпләр уйлап табучылар күп булды. Ә инде икенче турда Египет командасын 3-2 белән җиңгәч “ә бәлкем” дигәнрәк өметле уйлар килә башлаган иде. Өченче турда Уругвайга коры исәп белән 3-0 белән җиңелгәч бу өметләр тагын әзәйде.
IMG-20180701-WA0013 Казанның фан-зонасына әлеге матч башланырга берничә сәгать кала җанатарлар агыла башлады. Аларның бүгенге матч турында фикерләрен сорашкач, менә нинди җаваплар ишетелде:


“Испаниянең футболда тәҗрибәсе зур, алар әлбәттә гол кертәчәк. Менә тренер алышынуы әзрәк кире йогынты ясарга мөмкин. Ә Россиянең җанатарлары бик күп, бәлки алар ярдәме белән могҗиза булыр...”


“Йөрәгем белән әлбәттә Россия яклы, ләкин менә акыл җиңүгә ышанып бетми...”IMG-20180701-WA0012

“Месси белән Роналду өйләренә кайтып китте, нигә әле испаннарга да алар артыннан кузгалмаска?! Испаниянең һөҗүме яхшы, ә саклануда “тишек” урыннар бар, ә Россиянең җанатарлары күп һәм уенга омтылышы зур! Бәлки бу әкият дәвам итәр һәм без чирекфиналга барып җитәрбез!”


IMG-20180701-WA0015Чынлап та, нишләп әле безнекеләр җиңмәскә тиеш?! Алдагы ике-өч сәгатьтә бар да ачыкланачак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ