Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия юлларында ел саен 700 бала һәлак була

Узып баручы елның 5 аенда гына да Татарстан юлларында  16 яшькә кадәрге балалар катнашында 193 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә  4 бала үлде, 199 бала төрле тән җәрәхәте ал...

Узып баручы елның 5 аенда гына да Татарстан юлларында  16 яшькә кадәрге балалар катнашында 193 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә  4 бала үлде, 199 бала төрле тән җәрәхәте алды. Бу хакта “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропагандасы бүлеге җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов җиткерде. Аның сүзләренә караганда, ел саен Россия юлларында 700 бала һәлак була.


g4774


–Мәсәлән 2016 нчы елда Россия Федерациясе юлларында 710 бала үлде. Күбесе гомерлек инвалид кала. Физик җәрәхәтләр белән бергә, балалар психик яктан да зәгыйфләнә,- дип ассызыклап узды Бикмөхәммәтов.


Юл-транспорт һәлакәтләренең 20 проценттан артыгы балалар саксызлыгы аркасында килеп чыга. Тиеш булмаган урында йөгереп чыгу, зур юлларда велосипедта йөрү, караңгы вакытта яктырткыч элементлар кулланмыйча юлга чыгу  кебек кагыйдәләрне бозу бала үлеменә китерергә мөмкин. Җәйге каникуллар башлану белән, балалар катнашында һәлакәтләр бермә-бер арта. Әти-әниләргә күбрәк бала белән сөйләшергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен көн саен исләренә төшереп торырга кирәк,- диде Дамир Бикмөхәммәтов.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ