Россиядә iPhone 6s Plus кисәк арзанайган

32 гигабайт икеләйтелгән хәтере булган iPhone 6s Plus смартфоны Россиядә кисәк кенә арзанайган, дип яза Hi-tech Mail.ru, үз тикшеренүләренә сылтама биреп.

Clipboard97

Билгеләп үтелгәнчә, гаджетны арзан бәядән Санкт-Петербургтагы берничә кибеттә сатып алырга була, алар арасында Apple продукциясен рәсми сатучылар да бар.

Әгәр сата башлаганда, iPhone 6s Plus 57990 сум булса, хәзер гаджетны 38 мең сумнан түбәнрәк бәягә алырга була.

Шулай ук Samsung Galaxy S8+ бәясе дә, сатуга чыккан вакыттан, сизелерлек кимегән.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий