Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус телле ата-аналарның дәгъвасы урынсыз!

Кичә «Мәгариф» журналы редакциясендә «Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда  Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина да к...

Кичә «Мәгариф» журналы редакциясендә «Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда  Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина да катнашты. Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән җитди проблемага карата галимә түбәндәге фикерне белдерде:DSC_9446


“Рус телле ата-аналар “Татар теленең укытылу сыйфаты начар, балалар татар телен үзләштерә алмыйлар”, - дигән мөрәҗәгатьләр белән чыгалар. Ләкин шунысы бар: әгәр без җәмгыятьне 100 процент дип карасак, шуның 95 проценты хәлне аңлаган, аны позитив кабул итә торган кешеләр һәм алар бервакытта да дәшмиләр, бары тик 5 процент халык кына канәгатьсезлек белдерә. Нәкъ менә шуларның каршы төшүе “бөтен җәмгыять каршы” дигән күзаллау формалаштыра. Миңа калса, без татар теле белән бәйле вәзгыятьтә дә менә шундый ситуацияне күзәтәбез. Мәктәптә бит татар теленнән башка да бик күп предметлар бар. Ата-аналар арасында балалары рус телен, математиканы, биологияне үзләштерә алмаган ата-аналар да җитәрлек. Алар да, әлеге предмет укытучыларыннан, укыту дәрәҗәсеннән, дәреслекләрдән зарланып, һәрвакыт кычкырып торалар. Бу – табигый хәл. Һәм без моны иң беренче чиратта аңларга тиеш.


“Татар теле, дәүләт теле буларак, рус балаларына укытыла, һәм рус балалары аларны бөтенләй үзләштерми, диләр. Мәсәлән. минем Рамилә исемле дус кызым Алабуга шәһәрендә рус мәктәбендә укыта. Ул: “Мәктәпкә татарча бер сүз белми килгән балалар 6-8 сыйныфларда татарча шигырь язалар”, - ди.Менә шул балалары татарча сөйләшкән, хәтта шигырь язган ата-аналар бер вакытта да урамга чыгып кычкырмыйлар. Без барыбер менә шул 5 процент кычкырганга карап “Бүген татар теле начар укытыла”, - дигән сүзне ниндидер кануни дәрәҗәгә куеп барабыз кебек. Алай эшләмик әле, җәмәгать!”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ