Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус телле балаларга татар телен өйрәтүче яңа дәреслекләр бар

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән “Сәлам” уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланыл...

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән “Сәлам” уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. "Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр, төсләр дә җәлеп итәргә тиеш", - дип аңлатты  дәреслекләрне бизәгән “Теория” дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

"Дәреслекләрне чит ил китапларына, инглиз дәреслекләренә карап эшләдек. 1 сыйныфлар өчен дәреслек гел рәсемнәрдән генә тора. Бу уен формасы. Ул балаларда телгә мәхәббәт уята. 2 сыйныфлар дәреслегендә текстлар булса да, алар иллюстрацияләр белән бизәлгән. 3, 4 сыйныфта аңлауны камилләштерү өчен текстлар фото-видео материаллар белән бирелә", - дип сөйләде Әюпов.


“Дәреслекләрне бизәгәндә конкрет төсләргә тукталдык. Сары икән - сары, яшел икән - яшел, аларның ниндидер төсмерләре кулланылмады. Кеше рәсемнәрен ясаганда, балаларга мультфильмнар аша таныш комик геройларны алдык”, - диде дизайн студиясе җитәкчесе.


Әлеге проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә 30 кешедән торган коллектив эшләгән. "Бер китап тышлыгын ясау өчен бер көн вакыт китә. Ә бер китапны бизәү өчен бер ел кирәк булды. Китап тышлыгына китап эчтәлегенә кертелгән персонажларны чыгардык. Ул балаларны тиз җәлеп итә”, - диде Илдар Әюпов.


"Сәлам" дәреслеген бизәү - студиянең дәреслек ясауда беренче генә тәҗрибәсе түгел. “Инглиз укучылары өчен татар теле эшләгән идек. Кызганычка, ул басылып чыкмады”, - диде Әюпов.


“Сәлам” - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куйган проект, яңа буын дәреслек комплекты. Аның үзенчәлеге - коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә игътибарны җәлеп итү. "Сәлам" методикасы төп игътибарны уенга юнәлтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ