Логотип Магариф уку
Цитата:

Сакланыйкмы, әллә шартлатыйкмы!?

И җәмәгать, баедык та инде үзебез: Яңа ел якынлашты исә базар я кибеттән шарт та шорт, ялт та йолт итә торган төрле шартлаткыч, яктырткыч уенчыклар, бенгаль утларын сатып алып, балаларыбызны сөендермә...

И җәмәгать, баедык та инде үзебез: Яңа ел якынлашты исә базар я кибеттән шарт та шорт, ялт та йолт итә торган төрле шартлаткыч, яктырткыч уенчыклар, бенгаль утларын сатып алып, балаларыбызны сөендермәкче булабыз. Тик кайбер очракта артык тырышуыбызның сөенеч китерәсе урынга көенечкә әйләнәсен көт тә тор!


 

Әйтик, узган ел пиротехник уенчыклар белән саксыз эш итү аркасында 11 кеше җәрәхәт алган, шуларның дүртесе бала-чага булган. Шундый аянычлы хәлләрне булдырмый калу максатыннан Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы 2016 елның 20 декабренән 2017 елның 13 гыйнварына кадәр республикабызда «Пиротехника» исеме белән профилактик операция уздыра. Полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә пиротехник әйберләр сак эш итү юлларын аңлату максатыннан әңгәмәләр, базар-кибетләргә рейдлар уздыра.


Пиротехник уенчыкларны урам һәм базарларда сату катгый тыела, хәтта аларның ул товарны сатуга карата бар документы тәртиптә булса да. Әгәр дә тәртип бозсаң – тиешле җәзасын алачаксың! Шундый тәртип бозган аерым затларга 2 мең сумнан алып 4 меңгә кадәр, дәүләт хезмәтендәгеләргә – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә инде юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.


Әле Яңа елны каршыларга өч көнебез бар. Тик шулай да инде полиция хезмәткәрләре үткәргән рейдлар барышында пиротехник әйберләрне сату, саклау белән бәйле 39 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Аларның 21е административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге операция барышында 10 меңнән артык пиротехник шартлаткыч сатудан алынган. Яңа елны каршылавыбыз бәйрәмчә мизгелләрдән генә торсын иде дисәк, җиң-итәкләребезне җыйнабрак йөрсәк, тәртип-кагыйдәләрне үтәүгә таләпчәнрәк булсак иде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ