Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәйяр» театр фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Бүген «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.Җиңүчеләрне котларга ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһ...

Бүген «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.


Җиңүчеләрне котларга ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов килгән иде. Яшь артистларның театраль чыгышлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары куйган спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды.


Фестиваль нәтиҗәләре буенча, Гран-прига Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе театр коллективы һәм Саба муниципаль районының 3 нче балалар бакчасы театр коллективы лаек булды.


1 урын алучылар:


 Казан шәһәре Идел буе районының 139 нчы балалар бакчасы театр коллективы (3-6 яшьлекләр арасында)


Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче мәктәбе театр коллективы (7-11 яшьлекләр арасында)


Яшел Үзән муниципаль районының 7 нче мәктәбе театр коллективы (12-14 яшьлекләр арасында)


Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы гимназиясе театр коллективы (15-17 яшьлекләр арасында).


2 урын алучылар:


Әлмәт муниципаль районының 62 нче балалар бакчасы театр коллективы (3-6 яшьлекләр арасында)


Казан шәһәре Мәскәү районының Фатыйха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясе театр коллективы (7-11 яшьлекләр арасында)


Лаеш муниципаль районының Советлар Союзы Герое Алексей Малышев исемендәге Столбище мәктәбе театр коллективы (12-14 яшьлекләр арасында)


Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясе театр коллективы (15-17 яшьлекләр арасында).


3 нче урын алучылар:


 Яшел Үзән муниципаль районының 18 нче балалар бакчасы театр коллективы (3-6 яшьлекләр арасында)


Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбе театр коллективы (7-11 яшьлекләр арасында)


Арча муниципаль районының Шушмабаш мәктәбе театр коллективы (12-14 яшьлекләр арасында)


Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе театр коллективы (15-17 яшьлекләр арасында)


Номинацияләр буенча түбәндәге театр коллективлары җиңү яулады:


Балалар бакчалары арасында


«Актерлык осталыгы» номинациясендә:


Алабуга муниципаль районының 39 нчы балалар бакчасы театр коллективы


Ютазы муниципаль районының 7 нче балалар бакчасы театр коллективы


Казан шəhәре Яңа Савин районының 99 нчы балалар бакчасы театр коллективы


  «Сәхнә балкышы» номинациясендә:


Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч балалар бакчасы театр коллективы


  «Сәхнә нуры» номинациясендә:


Буа муниципаль районының «Алёнушка» балалар бакчасы театр коллективы


Казан шәһәре Совет районының 148 нче балалар бакчасы театр коллективы


«Музыкаль бизәлеш» номинациясендә:


Арча муниципаль районының 2 нче балалар бакчасы театр коллективы


Яр Чаллы шәһәренең 50 нче балалар бакчасы театр коллективы


Зәй муниципаль районының «Салават күпере» балалар бакчасы театр коллективы


«Сәхнә бизәлеше» номинациясендә:


Чистай муниципаль районының 5 нче балалар бакчасы театр коллективы


«Драматургия осталыгы» номинациясендә:


Мамадыш муниципаль районының Кызыл Тау балалар бакчасы театр коллективы


«Милли төсмер» номинациясендә:


Биектау муниципаль районының «Сандугач» балалар бакчасы театр коллективы


Мәктәпләр арасында


«Сәхнә балкышы» номинациясендә:


Актаныш муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ы театр коллективы


Лаеш муниципаль районының Пәрәү мәктәбе театр коллективы


«Актерлык осталыгы» номинациясендә:


Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле беренче номерлы мәктәбенең театр коллективы


«Режиссер осталыгы» номинациясендә:


Бөгелмә муниципаль районының Карабаш мәктәбе театр коллективы


«Сәхнә бизәлеше» номинациясендә:


Арча муниципаль районының Шурабаш мәктәбе театр коллективы


«Музыкаль бизәлеш» номинациясендә:


Кукмара муниципаль районының Прокопьев исемендәге Нырья мәктәбе театр коллективы


 Теләче муниципаль районының Баландыш мәктәбе театр коллективы


«Драматургия осталыгы» номинациясендә:


Арча муниципаль районының Наласа мәктәбе театр коллективы.


«Сәйяр» театр фестивале сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла. Быел бу фестивальдә Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларыннан 520 балалар театр коллективы катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ