Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәлам, Сәләт!  Без кабат сиңа кайттык, Изге Биләр!

12-16 нчы июль көннәрендә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумының 1 нче сменасы уза. Кичә, 12 нче июль, Изге Биләрнең музей-тыюлыгы VI Халыкара яшьләр уку-ук...

12-16 нчы июль көннәрендә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумының 1 нче сменасы уза. Кичә, 12 нче июль, Изге Биләрнең музей-тыюлыгы VI Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумына җыелган сәләтле балалар, актив яшьләрнең шатлыклы авазы белән тулды.


Форумның  1 нче сменасы кысаларында барлыгы 180 тематик уку-укыту мәйданчыгыэшли. Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында уза.


Форум ачылышында  «Биләр каласы», «Раушан», «Рухият», «Буа (Гайрәт)», «Саба», «Самара», «Батыр», «Кандракүл», «Бөгелмә», «Азнакай», «Болгар» һәм «Яр Чаллы» аланнары сөрәннәре яңгырап торды.


– Сәлам, Сәләт! Сәлам, Биләр, Изге чишмә! Биредә безнең тамырларыбыз. Без – бербөтен. Һәрвакыт шулай булсын. Кояш нурлары шикелле һәрвакыт яктыртып, җылылык өләшегез. Татар телебезне яратыгыз, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итегез! - дип сәламләде Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир.

Форумның беренче көне хис-кичерешләр белән генә түгел, яңа белемнәр белән дә истә калды.


Чыганак: selet.biz Чыганак: selet.biz

«Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы белән берлектә Фәнни ярышлар чемпионаты уздырылды. Биредә беренче һәм икенче лигада мәктәп укучылары да, студентлар да катнашты. Егет-кызлар биология, химия, җәмгыять белеме һәм психолингвистикадан үзләренең фәнни проектларын тәкъдим иттеләр.


Форум кысаларында инде традициягә әверелгәнчә «Бәләкәч» балалар клубы эшләячәк. Биредә «Сәләт» хәрәкәтенең иң кечкенә әгъзалары тәрбияләнә. 2-7 яшь аралыгындагы балалар өчен театр, музыка, инглиз теле һәм рәсем сәнгате буенча дәресләр бирелә.


Чыганак: selet.biz Чыганак: selet.biz

Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры:


- Быелгы тема бик үзенчәлекле: 4 нче сәнәгать революциясе кысаларында уку-укыту технологияләре. Шушы уңайдан бик күп остаханәләр, лекцияләр, спорт чаралары көтелә.


«Сәләт-Самара 2017» аланы әйдаманы Таһир Кәримуллин:


- Без кыштан бирле эшлибез, яңа ел каникулларында бездә 40 балалы смена үтте. Шушы кышкы смена безгә этәргеч булды да инде. Биредәге балаларның 30%-ы Казаннан, калган 70-е – Самаралылар. Сәләт безне берләштерде, зур рәхмәт!


«Сәләт-Самара» аланы сәлкеше Регина Алексеева:


– Сәләт — минем тормышым. Төрле аланнарда булганым бар, быел берничә аланга гариза бирдем, ахыр чиктә яңа гына оешкан «Сәләт-Самара» аланына барырга уйладым. Инде күп сәлкешләр белән танышып, дуслашырга да өлгердем. Сәләт! Мин бәхетле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ