Логотип Магариф уку
Цитата:

“Сәләт” турында өч сорауга өч җавап

“Сәләт”кә быел – 20 яшь. Шул арада йөзләгән “Сәләт” проектларында – җәйге аланнарында, фестивальләрендә, форумнарында, конкурсларында, фәнни мәктәпләрендә, язгы-көзге сессияләрендә Татарстаннан һәм Ро...

Солэйманов Ж фото


“Сәләт”кә быел – 20 яшь. Шул арада йөзләгән “Сәләт” проектларында – җәйге аланнарында, фестивальләрендә, форумнарында, конкурсларында, фәнни мәктәпләрендә, язгы-көзге сессияләрендә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта башка илләрдән дә меңләгән сәләтле бала катнашты. “Сәләт” оешмасы, аның проектлары хакында газета-журналларда да, Интернетта да күп языла, радио-телевидение тапшырып тора, социаль челтәрләрдә йөзләгән төркемнәр шау-гөр килә, барлык нәрсәдән хәбәрдар булган Википедияда да “Сәләт” турында тирән эчтәлекле мәгълүмат урнаштырылган. Иң төгәл мәгълүматны selet.biz сайтыннан табып була. Әлеге мәкаләдә исә мин “Мәгариф” журналы укучылары белән “Сәләт”кә караган, йә “Сәләт”тә күзәтелгән берничә мәсьәлә турында фикерләшеп китергә телим.


“Сәләт”нең, башка аланнар, оешмалар белән чагыштырганда, төп үзенчәлекләре нидән гыйбәрәт?


“Сәләт” Арчада 1994 елда оештырылган беренче аланда ук нигез итеп алган идеяләренә һәм принципларына тугры кала бирә. “Сәләт”нең төп идеясе бик гади, ул да булса – интеллектуаль юнәлештәге ярышларда – төрле конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә үзләренең акыл егәрлеген күрсәткән балаларны бергә туплау, шул балаларның акыл сәләтләрен тагын да үстерү өчен шартлар тудыру, сәләтле балалар өчен җайлы, комфортлы мохит булдыру. Әлеге “Сәләт” мохитенең татар телле булуы, татар телен өйрәнүгә, үстерүгә, татар дөньясы, мәдәнияты, тарихы белән сәләтле балаларны таныштыруга юнәлтелүе – бу инде “Сәләт”нең төп үзенчәлеге.


“Сәләт” мохите иң беренче чиратта мәктәпләрендә “ботан”, “ак карга” кушаматлары тагылган, еш кына белемгә омтылуларында артык активлыклары аркасында яшьтәшләре арасында да, хәтта кайчакта укытучылары тарафыннан да кабул ителмәгән балалар өчен. Алар биредә аңлау һәм хуплау гына табып калмыйлар. Алар монда үзләре кебек үк белемгә, сәләтләрен чарлауга омтылган гомерлек дуслар табалар. Бүген “Сәләт” – ул инде зур гаилә. Биредә “Сәләт” аланнарына бала булып килеп, чит илләрдә укып кайткан укытучылар да, Россиядә дә, Татарстанда да төрле лидерлык конкурсларында җиңеп, “Сәләт” проектларын җитәкләгән башҗитәкләр дә, сәләтле бала булып аланнарда үсеп, ел буе сәләтлеләр белән эшләүнең серләрен өйрәнгән, балаларга чын өлкән иптәш булырлык студентлар – әйдәманнар да. Шунысы да әһәмияткә ия, бу мохиттә балаларга сәләтләрен үстерүгә, өстәмә белем, хәтта тәрбия алырга табигый мөмкинлекләр ачыла: балалар төрле районнардан киләләр, димәк, авыл, район, төбәк “чиреннән” чирканчык алалар; төрле фәннәрдән җиңүчеләр, йә сәләтлеләр – димәк, көчлеләр көчлеләр белән аралаша, дуслаша, берсен-берсе үстерә, баета дигән сүз; яшьләре буенча да – 10-12 яшеннән 16-17 яшенә кадәрге балалар, 18-25 яшьлек әйдаманнар, димәк, кечеләргә фәннәр юнәлешендә дә, тормыш ситуацияләрендә дә үрнәк алырга олылар бар, ә олыларга шундый мохиттә үзләрендә җаваплылык хисе тәрбияләргә кечеләр бар.


Сәләтле балаларны үстерү өчен махсус шартлар, махсус мохит кирәклеге турында безнең укытучыбыз, олуг педагог, академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов «Рәсәйлеләрнең интеллектуаль потенциалы: сәбәпләре һәм нәтиҗәләре» исемле бер эшендә болай дип язган иде: «Рәсәйлеләр – үзенчәлекле халык, Аллаһы Тәгалә күпләрне таланттан мәхрүм итмәгән, әмма гомумән алганда, акыл белән эш итмибез, еш кына күңел төшәрлек ахмакларча: башкалар байлыкларын булдыралар, туплыйлар, без аны урлыйбыз, әрәм итәбез, эчеп юкка чыгарабыз; башка милләтләр акыл көчләрен үстерәләр, без аны таратабыз; чит илләрдә сәләтле балаларны махсус программалар ярдәмендә аерым укыталар, ә без аларны сәләтсезләр, хәтта еш кына дебиллар белән бер партага утыртабыз...”. Мирза Исмәгыйлевич “Сәләт”кә балалар белән очрашуга еш килә иде. Сәләтле балалар белән эшләүнең кирәклеге, бу эшнең нечкәлекләре хакында, республиканың, илнең, халыкның интеллектуаль потенциалы шулай итеп кенә, акыл сәләте көчле балаларны, яшьләрне барлап, үстереп кенә туплануы турында бик кайгыртып, кайчак хәтта ачынып сөйли торган иде безнең укытучыбыз. Аның җитәкчелегендә 2000 нче еллар башында “Сәләт” системасының үзенчәлекләре өйрәнелде, аның фәнни нигезләре булдырылды.


“Сәләт” күзлегеннән карганда, кемнәр алар – сәләтлеләр?


“Сәләтле бала” төшенчәсенең күптөрле фәнни һәм фәнни булмаган билгеләмәләре бар. Балаларны җәйге аланнарга чакырганда фәнгә нигезләнеп сайлый калсаң, нәрсә килеп чыгар иде – бу сорау әлегәчә җавапсыз кала бирә. Чөнки сәләтлеләрне без үзебезчә билгелибез. Иң элек “Сәләт”кә Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадаларында җиңүчеләр чакырыла. Икенче чиратта – шул олимпиадаларда катнашучылар, “портфолио”ларында башка интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда җиңүләре хакындагы таныклыклары булганнар. Әйтик, “Татфондбанк” үткәргән “100 талантлы авыл баласы”, “Идел”, “Ялкын” журналлары белән берлектә уздырылган “Сәләткә нур булган йолдызлар”, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган “Асылташ” олимпиадасы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы уздырган “Бәллүр каләм” һ.б. конкурсларда җиңүчеләр. Бу ике төркем, нигездә, VII-XI класс укучылары һәм алар “Сәләт”кә килүчеләрнең 80-85 процентын тәшкил итә. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен андый конкурслар, олимпиадалар юк дәрәҗәсендә, аларны без “портфолиолар” конкурсы нигезендә кабул итәбез. 5-10 процентлап баланы укытучылар, әти-әниләре тәкъдиме-соравы белән кабул итәбез. Алар да “портфолио” туплый. Татарда шундый әйтем бар: “Олы казан төпләрендә ит чи килеш калмас”. Күп очракта, бу шулай булып чыга да. “Сәләт”тәге конкурентлык мохитенә эләккәч, әле тагын башка балалар ничек “Сәләт”кә килдең, кайда җиңдең, дип сораша башлагач, бала яңа уку елыннан ук төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнаша башлый, укуда активлаша. Әле өенә кайтып, татар телен өйрәнүгә ябыша: “Сәләт”тә татарча белүчеләр хөрмәттә. Әле шуңа өстәп, “Сәләт” аланына икенче ел киләсең, ә татарча аңламыйсың икән, сине кабул да итмәячәкләр. Алдан ук шулай сөйләшенгән, бу – “Сәләт” аланнарына алуның бер шарты.


“Аккош оясында аккош туа” дигән әйтем дә күп очракта дөрес булып чыга. Шуннан чыгып, “Сәләт”кә танылган фән һәм мәдәният хезмәткәрләренең балаларын һәм оныкларын да чакырабыз. Бердән, “Сәләт”тә алар телләрен татарча чарласалар, икенчедән, үзләренә якын мохиттә үскән балалар белән дуслашалар, бергәләп кызыклы иҗади проектлар тудыралар. Хәзер инде “Сәләт”кә кайчандыр бала, йә әйдаман булып килгәннәрнең балалары сәлкеш (“сәләтле кеше”) булып “Сәләт” аланнарына килә башладылар, бу – үзе үк уникаль күренеш. Быелдан “Сәләт”тә тагын бер яңалык булачак: Казахстаннан – 20, Кырымнан 30 татар баласы, конкурс нигезендә сайланып, җәйге “Сәләт” аланнарына килергә җыена. Бу инде – яңа тәҗрибә, яңа мөнәсәбәтләр, яңа мөмкинлекләр дигән сүз.


Шулай итеп, “Сәләт” оешмасы, сәләтлеләрне үзенчә билгеләү юлын булдырды: “Сәләт”тә, “Сәләт” мохитендә булдың икән, димәк, син – сәләтле.


Элеккеге һәм хәзерге сәләтлеләр белән эшләүдә аерма бармы?


Әлбәттә, аерма бар. Вәзгыять тә үзгәрде, мөмкинлекләр дә артты, балалар да инде башка. Хәзерге балалар әрсезрәк, белем алуга омтылышлары көчлерәк. Күп очракта үзләренә кызык булган теманы, мәсьәләләрне бик тиз эләктерәләр. Аеруча компьютер технологияләрен куллануда һәм чит телләрне белүдә аерма зур. Белергә омтылуда гына түгел – белүдә, һәм күп очракта, югары дәрәҗәдә белүдә. Компьютер технологияләре дигәндә, ул ниндидер редактор, я программа куллана белү генә түгел, ә Интернет челтәрендә күмәк проектлар эшләү, күмәк мәсьәләләр чишү, челтәрдә даими аралашу, матур, эчтәлекле презентацияләр ясау күз алдында тотыла. Чит телләр белү дигәндә дә, бердән, берничә чит тел белүчеләр арта, икенчедән, көнчыгыш халыклар телләрен өйрәнү активлашты. Әйтик, июньдә үткәрелә торган “Сәләт-Тел” аланында 10-12 тел кызыксынып өйрәнелә, шулар арасында – кытай, япон, корея, гарәп, фарсы телләре дә бар. Шунысы кызыклы, сүз 18 көндә бу телләрне өйрәтү турында гына түгел, ә балаларны кызыксындыру, шул телләрне өйрәнүгә теләк уяту, ә шуннан соң укытуны ел дәвамында “Сәләт Йортында” эшләп килгән укыту үзәгендә дәвам итү хакында бара.


Бүгенге сәлкешләрнең элеккеге сәләтлеләргә карата булган аермасыннан чыгып, аларны укытуда да аерма зур. Ниндидер озын нотыклар, лекцияләр модадан чыга дип әйтеп буладыр. Үзеңә кирәкле мәгълүматны, хәтта лекция, рефератларына кадәр Интернеттан табу инде проблема түгел, һәр балада йә планшет, йә айфон, йә кесә компьютеры. Бу бит әле соңгы берничә елда гына пәйда булган вәзгыять. Хәзерге сәлкешләр күбрәк диалогка, “проблемалы” сөйләшүгә тартыла. Үз фикерләрен кистереп әйтәләр, практикага, нәтиҗәле проектларга, эшләргә күбрәк тартылалар. Күбрәк очракта прагматиклар дип тә буладыр. Алар белән аралашу өчен шул тизлектә фикер йөртү, шул технологик дәрәҗәдә тәҗрибәле булу кирәк. Бүгенге көндә андый укытучылар, нигездә, әле күптән түгел югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр, йә югары курсларда укыган студентлар. Аларның күбесе – “Сәләт” аланнарын үткән, чит илләрдә 1-2 ел белем алган яшьләр.


Сәләтле балаларга хас булган тагын бер сыйфат – аларның конкурслар, олимпиадалар яратуы, ярышка омтылышы. Хәер, мин моны 1999 елда ук Алабугада үткәрелгән “Сәләт” аланында күрдем. Җәй ае бит, балаларның каникулы, күбрәк ял итсеннәр дип, укыту программасын кыскарттык, конкурсларны, олимпиадаларны, тестларны гади уеннар белән алмаштырдык. Бер атнадан соң балаларның никтер күңелсезләнә баруы, сүлпәнлеге сизелә башлады. Үзләре белән сөйләшеп, укытучылар белән киңәшләшеп, интенсив режимга, укытуга корылган, олимпиадалар, конкурслар кергән программага яңадан кайттык. Балаларның күңеле күзгә күренеп күтәрелде, ныклап күпертелгән туплар кебек очып кына йөри башладылар.


Менә бу яклары белән бүгенге сәлкешләр дә шундый. Димәк, бүген дә укытуны да тестлар, конкурслар белән аралаштырып барырга, күбрәк ярышлар оештырырга кирәк.


Җәүдәт СӨЛӘЙМАНОВ,
“Сәләт” проектлары җитәкчесе, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе академигы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ