Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәрләүхәсез» вербатимы татар теленең киләчәге турында сораулар куя

2нче апрель көнне Химиклар мәдәният сараенда «Калеб» яңа буын җыены «Сәрләүхәсез» вербатим-спектаклен тәкъдим итте. Зур аудиториягә сәхнә әсәре 14 апрельдә Г.Камал театрының кече сәхнәсендә куелачак«С...

2нче апрель көнне Химиклар мәдәният сараенда «Калеб» яңа буын җыены «Сәрләүхәсез» вербатим-спектаклен тәкъдим итте. Зур аудиториягә сәхнә әсәре 14 апрельдә Г.Камал театрының кече сәхнәсендә куелачак


«Сәрләүхәсез» вербатим-спектакле


Соңгы арада татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге турында  бик күп сөйләнелә. Хәтта җәелеп китеп әлеге мәсьәлә турында язасы да килми. Чөнки, кызганыч, күп очракта проблема сорау куеп кына чишелмәгән килеш тукталып кала. Үзгәрешләр юк, тәкъдимнәр юк... Бүгенге көннең иң нечкә мәсьәләләреннән саналган тел, милләт язмышын «Калеб» яңа буын җыены яңача «Сәрләүхәсез» вербатим-спектакле формасында тәкъдим итте. «Калеб»нең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, 2нче апрель көнне, Химиклар сараенда үткән спектакль-вербатим репетиция генә, киң җәмәгатьчелек өчен ул 14 апрельдә Камал театрында күрсәтеләчәк.


Татар колагына ятрак булып тоелган «вербатим» сүзе документаль театр дигәнне аңлата.  Вербатим техникасына нигезләнеп эшләгәндә, иҗат төркеме башта теманы ачыклый,  аннары шушы спектакль өчен махсус сайлап алынган реаль кешеләрне сораштырырга керешә. «Калеб» яңа буын җыены әзерләгән вербатим татар теленең бүгенге яшәешенә багышланган. «Тукайны очратсаң, нинди сорау бирер идең?», «Син татар телендә сөйләшәсеңме?», «Татар теле сиңа кирәкме? Аның киләчәге турында нәрсә уйлыйсың?» - калебчеләр укытучыларга, танышларына, узып баручы таныш булмаган кешеләргә  шушы сорауларны бирә. Бу сораулар «Сәрләүхәсез» вербатим-спектакленең  нигезенә салынган. Актерлар,  җавапларны диктофонга яздырып алгач, репетициягә интервьюның басма вариантын (расшифровкасын) гына түгел, персонажның сәхнә сыйфатламасын да алып килә.


Фотосурәт «Калеб»нең соцчелтәрдәге төркеменнән алынды Фотосурәт «Калеб»нең соцчелтәрдәге төркеменнән алынды

Әлеге вербатимда 13 персонаж катнаша, шуларның 9ын — Илдар Хәйруллин шәкертләре — Казан театр училищесының II курс студентлары уйный. Актерларның бурычы — сәхнәдә күрсәтеләчәк образларда тормыштагы реаль кешеләрне гәүдәләндерү.  13 герой, 13 язмыш...


«Сәрләүхәсез» спектакль исеме Тукай шигыреннән алынган. Ул «исемсез» дигәнне аңлата. Проект авторлары татар милләтенә исемсез, телсезгә  әйләнү куркынычы бар дип җиткерәселәре килә.


 Ни өчен ана теленә игътибар юк?


«Вербатим жанры ярдәме белән тирә-як мохитебезгә күз салырга һәм үзебезне анда танырга, киләчәк турында уйланырга чакырабыз», - ди Гүзәл Сәгыйтова. Чыннан да, спектакль барышында кайбер урында үзеңне яисә танышларыңны күрәсең, кызганыч. Хәтта елаклар тыгылып, күңелне тетрәндергән мизгелләр дә аз булмады. Ни өчен бу хәлгә калдык икән дип үз милләтең өчен борчылу, бу хәлдән оялу да спектакльне караган һәр кешенең күңелендә калды.


Фотосурәт «Калеб»нең соцчелтәрдәге төркеменнән алынды Фотосурәт «Калеб»нең соцчелтәрдәге төркеменнән алынды

«Дәүләтнең татар театрлары балаларга рус телендә спектакльләр куярга мәҗбүр. Моңа кем гаепле? Ни өчен ана теленә игътибар юк? – ди спектакльнең режиссер Нәфисә Исмәгыйлева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән әңгәмә вакытында. -  Милләт мәсьәләсендә безгә берләшергә вакыт җиткәндер. Әле соңга да калмадыкмы икән? Яңа юнәлештәге иҗатыбыз аша боларны ачыкларга тырыштык», - дип үз фикерен белдерә. Кызганыч, химиклар сараенда узган әлеге репетициядә спектакль режиссеры төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмады. Тамашачының аңа соравы күп иде.


90нчы елларда яшь чакларында авылдан Казанга күчеп килгән буын вәкилләре эшкә урнашканда юньләп русча сөйләшә алмау мәсьәләсе борчыса, хәзер аларның балалары татар телен – ана телен белмәгәннәре өчен хурлана. Сәхнә әсәрендә бу мәсьәләгә дә киң урын бирелә. Гаиләдә бала белән татарча гына аралашсаң да, җәмгыять аны үзенчә «урыслаштыра». Күп кенә балалар бакчасы да исем өчен генә үзләрен шулай атый. Милләт, тел яшәсен өчен, татарлык, миллилек  һәр кешенең күңелендә, һәр гаиләнең нигезендә булу мөһим. Бу фикерләр спектакльдән соң булган фикер алышуда әйтелде.


Тукайны очратсаң, нинди сорау бирер идең?


Спектакль «Тукайны очратсаң, нинди сорау бирер идең?» дигән слоган белән чыга. Чынлыкта, нинди сорау булса да актерлар аны Тукайга түгел, ә, бәлки, әйләнә-тирәдәге кешеләргә һәм җәмгыятебезгә бирә. Персонажларның күбесе татар теле нигә кирәк ул ди. Шулай да геройлар арасында татар теле укытучысы аерылып тора. Ул күңеле белән чын татар, милли рухлы, татарлар өчен янып йөрүче. Әмма ул да кул селтәргә мәҗбүр. Чөнки ул татар телен бары тик үзенең дәресендә генә куллана ала. Югарырак даирәләрдә татар телен функциональ түгел. Нәкъ менә шуның өчен остазның  җаны сызлый. Телгә ихтыяҗны бары тик дәүләт тудыра ала дип дөрес әйтәләр шул.


  «Кемгә кирәк ул сезнең татар телегез? Авылга кайткач, әби-бабай белән аралашыргамы? Казанга килгәч, барыбер рус телендә аралашасың. Менә дус кызым белән без, икебез дә татар булсак та, русча сөйләшәбез. Россиядә татарлар сан буенча икенче урында булсалар да, күбесе алар үз ана телендә сөйләшмиләр, гомумән белмиләр дә. Тагын шунысын ассызыкларга кирәк: без хәтта мәктәптә татар теле дәресләрен русча укый идек, чөнки укучыларның күбесе рус милләтеннән, татарча аңламый, укытучы программаны безгә рус телендә аңлатырга мәҗбүр иде», - ди вербатимда бер персонаж.


«Минем фикеремчә, татар кешеләре телне бетерүгә үзләре үк этәргеч ясый. Мин әлеге проблема белән үзем очраштым. Мисал өчен, мин үзем эшләгән сәнгать өлкәсендә теге яисә бу мәсьәлә турында актерлар, музыкантлар, язучылар белән татарча сөйләшә башласам, миннән, фикеремне дөрес әйтмәсәм, сүзләрдә хата җибәрсәм, көләләр. Ә Европага барып, мин камил белмәгән инглиз телендә үз фикерләремне әйтсәм, миннән беркем дә көлми. Чагыштырып карасаң, татар телен мин инглиз теленә карый яхшырак беләм. Минем татар телен камил беләсем, иркен аралашасым килә, чөнки мин татар гаиләсендә үскән татар кызы. Киләчәктә балаларымның да татар телендә аралашуларым телим...»


 «Урыслашкан татарларның күбәюе күңелемне тырный. Җәмгыятьтә татарча сөйләшү «модно» булырга тиеш ул, шул вакытта гына татар теленең мохите киңәячәк», диелә бер монологта.


Фотосурәт «Калеб»нең соцчелтәрдәге төркеменнән алынды Фотосурәт «Калеб»нең соцчелтәрдәге төркеменнән алынды

Спектакль әнә шундый монологлардан тора. Бу формат тамашачы күңеленә хуш килде. Актерлар монологы ышандыра алды, фикерләре төгәл барып җитте. «Сәрләүхәсез» вербатимыннан соң булган фикер алышу вакытында бер тамашачы торып, «сораулар куелды, әмма чишелеш күрсәтелмәде», - дип шелтә дә белдерде. Бу фикергә Гүзәл Сәгыйтова мондый җавап кайтарды: «Театр ул сораулар куя. Һәрбер тамашачы бу әсәр аша үзен, якыннарын күрде. Спектакльне гыйбрәт алыр өчен дип әзерләдек».


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ