Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шаян ТВ» телеканалы тәүлек әйләнәсе эфирга чыга башлаячак

Агымдагы елның 1 февраленнән тест режимында эфирда эшли башлаган «Шаян ТВ» балалар каналы 12 ноябрьдән эфирга тәүлек әйләнәсе чыга башлаячак. Бу хакта узган матбугат конференциясендә «Яңа Гасыр» телер...

Агымдагы елның 1 февраленнән тест режимында эфирда эшли башлаган «Шаян ТВ» балалар каналы 12 ноябрьдән эфирга тәүлек әйләнәсе чыга башлаячак. Бу хакта узган матбугат конференциясендә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Әминев хәбәр итте.


шаян 1


«Шаян ТВ» каналы 0-15 яшьлек балаларны күздә тотып эшләнгән. Анда егермедән артык оригиналь программа, уен-шоу, викториналар һәм шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар һәм фәнни-популяр, документаль, әдәби тапшырулар урын алыр дип көтелә.


Эфирның төп өлешен 6 сәгатьлек блок тәшкил итәчәк. Шуның 1 сәг. 45 минутын каналның үз тапшырулары, ә 4 сәг. 15 минутын татар теленә тәрҗемә ителгән контент алып торачак. Тәүлегенә ул 4 тапкыр кабатланачак.


шаян


Оештыручылар әйтүенчә, «Шаян ТВ» телеканалының эшчәнлеге балаларда татар теленә карата кызыксыну уятып, телне өйрәнергә һәм камилләштерергә ярдәм итәчәк. «Татар мохитен тудыру – төп максатларыбызның берсе», - дип белдерде «Шаян ТВ» каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.


Моннан тыш, 12 ноябрь көнне каналның рәсми сайты shayantv.ru да эшли башлаячак. «Шаян ТВ» телеканалын шушы сайт аша Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә карап булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ