Логотип Магариф уку
Цитата:

Шаян уенны җиңде. Татарстанда яңа телеканал төзиләр

1нче февральдан татар балалары яңа тапшырулар күрәчәкЯрты ел элек, КФУның Югары журналистикасы мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына “Уен ТВ” исемле ба...

1нче февральдан татар балалары яңа тапшырулар күрәчәк
SHekerS_00183

Ярты ел элек, КФУның Югары журналистикасы мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына “Уен ТВ” исемле балалар өчен телеканал проектын тәкъдим иткән иде. Республика җәмәгатьчелеге ниһаять “боз кузгалды” дип шатланырга өлгермәде, проект әкрен генә юкка чыкты. Бу көннәрдә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Президенты Рөстәм Миннихановка балалар өчен татар телеканалы проектын тәкъдим итте. Җәмәгатьчелек аптырашта: бу хәбәргә сөенергәме, әллә шатланыргамы, белми. Чөнки бәйгеләр аша исеме сайланган, һәм милләтебез тарафыннан бик көтелгән “Уен-ТВ” каядыр юкка чыкты, аның урынына яңа проект калкып чыкты.


ТНВ хезмәткәрләре белән сөйләшүдән шуны аңладык, аерым ике телеканал булмаячак, “Уен-ТВ” хәзер “Шаян”га әйләнгән икән. Беренче вакытларда аның тапшырулары ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканналарында аерым тапшырулар булып чыгып барачак дип белдерелә. “Шаян” каналында балалар өчен белем бирү, күңел ачу тапшырулары, популяр мультфильмнарның татарчага тәрҗемәләре күрсәтеләчәк, өч яшьтән алып өлкәнрәк балалар аудиториясен җәлеп итәр дип көтелә. Кайбер матбугат чаралары, “Шаян” тулы телевизион канал булмаячак, ни бары интернетта гына эшчәнлек алып барачак, дип хәбәр итте.


“Мәгариф” журналының редколлегия әгъзасы, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗаәхмәтов “Шаян” телеканалын төзүдә актив катнашкан. Аның сүзләренчә, телеканал февральда эшли башлаячак, беренче вакытларда көненә берничә сәгать кенә, алга таба тәүлек буе тапшырулар күрсәтәчәк. Каналның максаты – дөньяның бөтен якларында яшәгән татар милләте кешеләренә, ата-аналарга, аеруча балаларга татар теленең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, һәм дөньяның 14 иң камил телләр арасына кергәнлеген җиткерү, туган телебезгә хөрмәт хисе тәрбияләү. Телеканалда төрле уен һәм белем бирү тапшырулары булачак икән. Әнвәр әфәнде фикеренчә, 13 ел дәвамында ТНВ каналында “Тамчы шоу” тапшыруы уңышлы эшләп килгән, бик күпләрдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләгән. Яңа телеканалда да шундыйрак тапшырулар булачак, дип әйтә ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ