Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәҗәрәңне өйрән һәм бәйгедә катнаш!

Татарстан укучыларын нәсел-нәсәпне өйрәнергә чакыралар. Республикада быелның 8 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр «Минем шәҗәрәм» проектлар бәйгесе игълан ителде. Ул «Укучының мәдәни көндәлеге»...

Татарстан укучыларын нәсел-нәсәпне өйрәнергә чакыралар. Республикада быелның 8 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр «Минем шәҗәрәм» проектлар бәйгесе игълан ителде. Ул «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында узачак.


 

Бәйгене Татарстан Дәүләт архивы һәм «Татармультфильм» берләшмәсе оештыра. Конкурста кече яшьтәге мәктәп балалары катнаша ала. Проектлар һәм иҗади эшләрне 8 гыйнварга кадәр admin@diary-culture.ru электрон адресы буенча кабул итәчәкләр. Аларны архивчылар һәм Татар балалар нәшрияты редакторларыннан торган мәртәбәле жюри бәяләячәк. Иң беренче чиратта тикшеренү эшенең тирәнлегенә, мәгълүмати яктан байлыгына һәм төгәллегәнә игътибар биреләчәк. Бәйгегә укучылар презентация, реферат, альбом, елъязма һәм видеофильмнар тәкъдим итә ала.


«Минем шәҗәрәм» бәйгесенә нәтиҗәләр 2017 елның 16 гыйнварыннан соң ясалачак. 5 җүңүче дипломнар һәм Татарстан Дәүләт архивына экскурсия белән бүләкләнәчәк.


Әлеге конкурс турында тулырак мәгълүматны культурныйдневник.рф порталыннан табарга мөмкин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ