«Шәкерт абый» кем ул?

обл Шэкерт абыйФәйзрахманов Ә. Шәкерт абый. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2017.Мөхәррире һәм корректоры Н.Нотфуллина, бизәлеш авторы Э.Нурмөхәммәтова.

Күренекле журналист Әгъзам Фәйзрахмановның бу китабы шул ягы белән үзенчәлекле: анда тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы һәм вице-президенты, республиканың фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсуповның гыйбрәтле тормыш юлы, игелекле гыйльми-педагогик һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге тасвирлана. Кышкарның Йосыф Габдуллаҗаны улы данлыклы мәдрәсәле авылда урнашкан җидееллык мәктәптә, аннары Казандагы кооперция техникумында белем-һөнәр алудан башлый. Татар морфологиясе буенча Ленинград университетының атаклы галимнәре шәкерте Диләрә Тумашевадан, рус әдәбиятыннан күренекле әдәбиятчы Галимҗан Нигъмәти кызы профессор Йолдыз Нигъмәтуллинадан югары белем ала ул. «Без университетның фән-мәгърифәт, мәдәният казанында кайнадык, тарихи шәхесләрнең акыллы сүзләрен тыңлап, тиешле белемнәр алып, үзебезнең рухи дөньябызны баеттык, алдынгы идеяләр белән коралландык», – дип, рәхмәт хисләре белән искә ала ул елларны Рүзәл ага.

Әлеге китап «Олы юлның башы», «Фән һәм мәгърифәт дөньясына ныклы адымнар», «Тел галиме – публицист», «Иҗтимагый-сәяси эшләр», «Чит җирләрне күреп гыйбрәт ал», «Нәрсә ул бәхет һәм ничек бәхетле булырга?» дигән берничә бүлектән, шулай ук хезмәттәшләре, сабакташлары, якташлары язган истәлекләр һәм фикерләрдән тора. Алар арасында Гомәр Бәширов, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров кебек күренекле шәхесләр, фольклорчы Ленар Җамалетдинов, сабакташлары – профессор Әнвәр Шәрипов, шагыйрьләр Шамил Маннапов, Фарсель Зыятдинов, Кытай профессоры Хе Хуа, академиклар Мирза Мәхмүтов, Җәүдәт Сөләйман, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов, композиторлар, Дәүләт премиясе лауреатлары Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов һ.б. бар.

«Р.Юсупов – кешеләргә игътибарлы һәм үзе дә зур ихтирамга ия шәхес, кызын, оныкларын кайгыртучы гаилә башлыгы. Хатыны Диләрә Мәгъсүм кызы – озак еллар буе җитәкче урыннарда эшләгән филолог – иренең фикердәше, ышанычлы терәге.

Академик Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсупов – хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек һәм үзе сайлаган эшкә тугрылык символы да… Шуңа да ул иң зур бүләккә – хезмәттәшләренең, киң җәмәгатьчелекнең олы ихтирамына һәм мәхәбәтенә ия», – дип ассызыклый профессор Фираз Харисов.

Галим-мөгаллимнең яшь коллегасы, университет буенча минем дә сабакташым профессор Эльмира Галиева болай дип яза: «Миңа затлы, олы шәхес Рүзәл абый белән бергә бер командада эшләү бәхете насыйп булды. Аның ректорлыгы чорында миңа татар факультетының деканы, кафедра мөдире булып хезмәт куярга туры килде… Рүзәл абый һәрвакыт кешеләрдәге эшлекле сыйфатларны күрә, бәяли белә, ул потенциалны ачарга, андыйларны үстерергә тырыша… Рүзәл абый ул – якты кеше, якты шәхес. Аның күңеле якты, уйлары, теләкләре якты!.. Рүзәл абый – кешеләргә игелекле кеше. Нинди ярдәм, киңәш сорап килсәң дә, үзенә авырлык килсә-килә, барыбер җаен табарга, сиңа ярдәм итәргә тырыша.

Кадерле Рүзәл абыебыз! Телебездә «егет кеше» дигән гыйбарә бар. Сез һәрвакыт, һәр эштә, һәркайчан егет кеше булдыгыз! Бүген дә Сез егетләрчә җитез, энергияле, сау-сәламәт, чибәр, күркәм, эшлекле! Шулай булсын алга таба да!» Бу фикер-теләкләргә, әлбәттә, без дә кушылабыз.

Китапны Рүзәл аганың гаилә архивыннан алынган фотосурәтләр бизи, галимнең монографик хезмәтләре, дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре исемлеге тулыландыра.

Тулаем алганда, «Шәкерт абый» матур, йөгерек тел белән, кызыклы күрнешләр, детальләргә игътибар иттереп, тәҗрибәле каләм иясе кулы белән, йөрәктән-йөрәккә үтеп керерлек итеп язылган. Шуңа күрә ул мавыктыргыч роман кебек укыла да.

Мөдәррис ВӘЛИЕВ,

филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Добавить комментарий