Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәмәрдәндә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды

Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлары салават куперендә кунакта булдылар. Атналыкны 3В сыйныфы укучылары укытучылары Гүзәл Камалиева җитәкчелегендә  матур итеп ачып җибәрделәр. Атна буе һәр укучы үз...

Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлары салават куперендә кунакта булдылар. Атналыкны 3В сыйныфы укучылары укытучылары Гүзәл Камалиева җитәкчелегендә  матур итеп ачып җибәрделәр. Атна буе һәр укучы үз киемендә шул төстәге атрибутиканы булдыра һәм класс-кабинетлар  да һәр иртәдә билгеле бер төстә бизәлә. Укучылар душәмбе кызыл киемнән, бантик, галстуктан булсалар, чәршәмбе көнне яшел төстә киемнәр, кабинетта шарлар, уенчыклар күргәзмәсе урын алды.


Атналыкның беренче көне  кызыл төстә һәм «Сана! Уйла! Баш ват!» девизы астында математикага багышланды. 1 сыйныфлар ул көнне геометрик фигуралардан әкияткә аппликация ясаса, 2 сыйныфлар цифрларны җанландырды, 3 сыйныфлар математик КВНда көч сынашты, 4 сыйныфлар «Мин һәм минем сыйныфым саннарда» темасына прект эшләре башкардылар.IMG_1876


Сишәмбе  кызгылт сары төстә, “И туган тел, и матур тел” девизы белән татар теленә багышланды. Ул көнне татар халык әкиятләренә иллюстрацияләрне 1 сыйныфлар ясады, 2-4  сыйныфлар өчен “Сабантуй” бәйрәменең кызыклы уеннары уйнатылды. 1-4 сыйныфлар арасында “Иң матур язучы укучы” билгеләнде.


Сары төс рус теленә бирелде. «Телләр белгән илләр гизәр» девизы астында укучыларрус теле буенча белемнәрен күрсәттеләр.1 сыйныфлар  табышмак, ребуслар чишсә, 2 сыйныфлар «Кызыклы грамматика» КВНында катнашты, 3 сыйныфлар проект эшләде, 4 сыйныфлар өчен «Хатаны тап, төзәт!» уеннары уздырылды.


  Яшел төс атнаның  дүртенче көнендә табигать белеменә багышланды. 1сыйныфлар «Минем туган җирем» темасына проект эшләсәләр,                        IMG_19682 сыйныфлар олимпиадада белемнәрен күрсәттеләр, 3сыйныфлар табигать турында табышмакларга җавап эзләде, 4 сыйныфлар тәҗрибә ясап, фокуслар күрсәттеләр.1-4 сыйныфлар арасында “Кызыл китап” исеме астында китапчыклар конкурсы оештырылды.


Җомга зәңгәр төстә һәм әдәби уку буенча  “Мин китап укыйм” исеме белән аталды.Ул көнне яраткан китапларының тышлыгы белән 1 сыйныфлар таныштырды, 2 сыйныфлар өчен “Квест-уен” еоштырылды, 3 сыйныфлар тизәйткечләрдә үзләрен сынады, 4 сыйныфлар олимпиадада катнаштылар.Бу көнне укучыларның дәреслек тотылышын тикшерү рейды да  үткәрелде.Көн ахырында укучылар актлар залында “Иң оста шигырь сөйләүче”не билгеләделәр.IMG_2013


 Шимбә көн иҗатка багышланды. Укучылар”Кирәк булмаган әйбердән могҗиза”,  “Көйне таны”, “Шаян рәссам” конкурсларында катнаштылар.


Атналыкның һәр көне куңелле һәм кызык узды. Һәр укучы үз сәләтеннән чыгып конкурсларда катнашты. Дүшәмбе көнне  башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Энҗе Нәҗметдинова атналыкка нәтиҗә ясады һәм җиңүчеләрне  билгеләде. Лилия Мәлик кызы Сәләхиева җитәкләгән 4А сыйныфында укучы малайлар  “Иң актив” сыйныф исеменә лаек булды , җиңүче исеме бирелде. Люция  Емельянова җитәкләгән 2В сыйныфында укучы кызлар “Иң иҗади сыйныф” исемен яуладылар. 4А, 2В сыйныфына күчмә кубок һәм дипломнар тапшырылды. Атналыкны оештыруда башлап йөргән, һәр көн ахырында фотокүргәзмә ясаган башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Румия Хөснетдиновага администрациянең рәхмәт хаты тапшырылды.


Саба районы Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ