Логотип Магариф уку
Цитата:

ТАССРның оешу тарихына багышланган уникаль китап дөнья күрде

Тагын өч елдан, ягъни 2020 елның 27 маенда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Чыннан да, ТАССР оешу – татар халкы, республикабызны...

Тагын өч елдан, ягъни 2020 елның 27 маенда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Чыннан да, ТАССР оешу – татар халкы, республикабызның бар кешесе өчен дә тарихи вакыйга. Чөнки автоном республиканың сәяси-административ статус алуы, барыннан да элек, татар халкының берләшүендә, Татарстан икътисады һәм мәдәнияте үсешендә бәһаләп бетергесез кыйммәткә ия.


Татар илендә дәүләтчелек торгызылуның тәүге адымнары нидән гыйбарәт? Әлеге сорауга төгәл җавапны белергә теләүчеләр өчен бик тә кыйммәтле чыганак, ориентир бар хәзер. Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан Дәүләт архивы, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрык дөньясы институтының фидакарь затларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә дөнья күргән  «Татарстан АССР: оешу тарихы» дигән  җыентык ул.


DSC_0647Китап төзүчеләрнең әйтүенә караганда, ул өч томнан торачак. Әлегә аның 1917 елның  мартыннан алып декабрь аена кадәр татар халкының иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенә кагылышлы тарихи чыганакларны үзенә туплаган  беренче томы дөнья күрде. Ул ике китаптан тора: берсе – академик басма, анысы тарихыбыз белән тирәнтен кызыксынучыларга адресланган. Россия дәүләт-тарих архивыннан, Татарстан Дәүләт архивы, КФУның фәнни китапханәсе карамагындагы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегеннән алынган тарихи чыганаклар, газета-журналларда басылган язмалар, шулай ук төрле иҗтимагый-сәяси оешмаларның 1017 елның мартыннан декабрь аена кадәрге эшчәнлегенә кагылышлы устав, беркетмә, резолюцияләрне үзенә туплаган ул. Күбесенең фәнни әйләнешкә тәүге тапкыр чыгарылуы икән. Ул чордагы документларның шактые гарәп имласында булганлыктан кириллицага күчерергә туры килгән. Икенчесе – киң катлам укучыга адресланганы – татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенеең төп үсеш баскычларын фоторәсемнәр һәм документлар аша күзаллау мөмкинлеге бирә. Анысы өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә. Беренчесенең тиражы – 500, икенчесе 1000 данәдә нәшер ителгән. Әлеге китапны бастырып чыгару 1 млн 800 мең сумга төшкән. Якын киләчәктә бу китапның Татарстан АССР оешу тарихының 1918 – 1920 елларга кагылышлы документларны туплаган II – III томнарын  нәшер итү күздә тотыла.DSC_0640DSC_0645


Бүген әлеге уникаль китапны иҗат итүчеләр катнашында узган матбугат конференциясендә журналистларны әлеге китап белән таныштырдылар.
               

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ