Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар артистлары атна буе үзләре акча түләп җырлаячак

Татарстан артистлары атна буе бушлай концерт куячак. Өстәвенә, алар чыгыш ясау мөмкинлеге өчен үз кесәләреннән акча түләячәкләр. Музыкаль кичәләр атнасы Казанда  бүген кич ачыла. Чара Татар дәүләт фил...

Татарстан артистлары атна буе бушлай концерт куячак. Өстәвенә, алар чыгыш ясау мөмкинлеге өчен үз кесәләреннән акча түләячәкләр. Музыкаль кичәләр атнасы Казанда  бүген кич ачыла. Чара Татар дәүләт филармониясе башлангычы белән оештырыла.


21-26 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында  республиканың танылган артистлары катнашындагы концертлар үтәчәк. Бирегә теләгән һәркем килә ала. Тамаша кылу бушлай. Музыкаль атна үзенчәлеге  — концертларның хәйрия максатын күздә тотуы. Татарстанның танылган җырчылары, үзләре түләп чыгыш ясаячак, дип аңлатты филармония җитәкчесе.
WhatsApp Image 2018-06-21 at 15.11.15

«Хәйрия концертлары филармония өчен яңалык түгел, без аны үзебезнең бакчабызда 2012 елдан бирле үткәрәбез. Биредә катнашучы бөтен артистлар да, техник хезмәткәрләр дә бушка эшли. Алай гына да түгел, хәтта үзләре дә акча салалар. Әмма моның нигезендә бик изге гамәл ята. Без мохтаҗларга булышабыз», - диде Кадим Нуруллин.



Концертларда акча махсус урнага җыелачак. Чарадан соң әлеге акчалар турыдан-туры авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә тапшырыла. Концертлар атнасын Салават Фәтхетдиновның «Җыр театры»  тамашасы ачып җибәрә. Ул бүген 20.00 сәгатькә билгеләнгән. Артист һәм аның җыр театры концертлары 22 июнь көнне дә дәвам итәчәк. 23 июнь – Татарстан ветераннарының «Балкыш» фестивале лауреатлары, 24 июнь – Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты, 25 июнь – Татар филармониясенең ветеран артистлары концерты, 26 июнь  La Primavera оркестры концерты булачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ