Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар ата-аналарын ниләр борчый?

«Татар ата-аналары» берләшмәсе узган елның сентябрендә – татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч – бер төркем милләтпәрвәр активист әти-әниләр инициативасы белән оешкан иде. Ният-таләпләре бик тә и...

«Татар ата-аналары» берләшмәсе узган елның сентябрендә – татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч – бер төркем милләтпәрвәр активист әти-әниләр инициативасы белән оешкан иде. Ният-таләпләре бик тә изге аларның: Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш! Куйган максатларына ирешү өчен төрле инстанцияләргә ачык хатлар язуны, имзалар җыюны оештырдылар. Теләктәшләре шактый җыйналды: бүгенге көндә «Татар ата-аналары»берләшмәсе үз сафларында 12 меңнән артык кешене берләштерә. Тамчы тама-тама ташны тишә, дигән гыйбарәне күз уңында тотып, әлеге берләшмә үз эшчәнлеген башкарак юнәлештә җәелдерергә ниятли: 18 ноябрь көнне Казан каласында «Яңа шартларда туган телдә тәрбия бирү» дигән темага конференция үткәрергә җыенулары – моңа дәлил. Әлеге чараның төп максаты – татар телле ата-аналарны берләштерү, актуаль темаларга фикерләшү, милли тәрбиянең уңай тәҗрибәләрен барлау. Төгәлрәк әйткәндә, татар теле язмышына битараф булмаучы ата-аналар катнашында узачак бу конференция программасында заманча милли мохит, туган телдә белем алу хокукы, татар гаиләсендә милли һәм динитәрбия, дөрес туклану, спорт, режим, дисциплина кебек темалар каралган. Анда шулай ук баланың баш мие үсеше этаплары, бишектән сеңдерелгән күптеллелекнең өстенлекләре, баланы татар телле итеп тәрбияләү адымнары турында да җитди сөйләшү булачак дип ышандыралар.


Фото: vk.com/telemtatar Фото: vk.com/telemtatar

Әйткәнебезчә, әлеге чара «Татар ата-аналары» төркеме башлангычы белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Мәгариф» ассоциациясе ярдәмендә оештырыла.


Конференциядә кызыклы спикерлар: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре белгечләре чыгыш ясаячак, ди оештыручылар. Аерым алганда, чыгыш ясаучылар арасында танылган алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Лерон, психолог Һава Шәйдуллина, сәясәтче Руслан Айсин, Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Сабыйлар» үзәге остазлары һәм


башкалар булыр, дип көтелә. Теләгән кеше белгечләргә сораулар да бирә алачак. Шулай ук «Түгәрәк өстәл»дә фикер алышу да булачак.


Чара 18 ноябрь IT-Парк бинасының конференцияләр залында (Петербург урамы, 52 нче йорт) узачак. Башлана: иртәнге сәгать 9 да. Тагын да тулырак белешмәне 89370069700 телефоны аша алырга мөмкин.


Сүзебез ахырында тагын шуны әйтәсе килә: Тукаебызның 1908 елда ук язган «Ни кылырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?» шигыре исемен бераз үзгәртеп, «Ни кылырсың, Мәскәү түрәсе, тотса татар ана-аналары якаң?» дип әйтеп, телебезгә кизәнергә җөрьәт итүчеләрне айнытырдай итеп, үз сүзебезне кистереп әйтергә язсын иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ