Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар баласы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханыннан ничә балл җыя ала?

«Татар телен укыту балаларыбызга рус телен үзләштерергә комачаулый», – дип төрле инстанцияләргә шикаять арты шикаять яудырыручылар өчен ачы сабак-хакыйкать бу! Чыннан да, саф татар төбәге саналган Әтн...

«Татар телен укыту балаларыбызга рус телен үзләштерергә комачаулый», – дип төрле инстанцияләргә шикаять арты шикаять яудырыручылар өчен ачы сабак-хакыйкать бу! Чыннан да, саф татар төбәге саналган Әтнә районының гадәти бер мәктәбен дә белем алган чеп-чи татар кызы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын хәтта рус мохитендә яшәп, рус мәктәп-гимназләрендә укыган күпме егет-кызларны да шаккатырдай күрсәткечкә ирешсен әле?!


Сүзебез Әтнә районының Күңгәр урта мәктәбен быел тәмамлап чыккан Регина Мостафина хакында. Ул рус теленнән БДИда 91 балл җыюга иреште! Бер ул гына түгел: сыйныфларындагы ун укучыдан бишесенең рус теленнән имтихан күрсәткечләре 81 баллдан югары. Сыйныфташы Разил Корбановныкы – 88, ә Рияз Галиевнеке – 86 балл. Ә тулаем Күңгәр мәктәбе буенча рус теленнән уртача баллары – 76,7. Һәм, гомумән, Күңгәр мәктәбе елның-елында БДИ күрсәткечләре буенча (бигрәк тә рус теленнән)  республика күләмендә лидерлар сафында! Узган ел, мәсәлән, рус теленнән уртача күрсәткечләре –74,5 балл булса, ә 2014 елда –80,2 балл (монысы инде республикабыз мәктәпләре арасында иң югары нәтиҗә булган). Юкка гына Күңгәр урта мәктәбе узган уку елы күрсәткечләре буенча «Татарстанның иң яхшы 20 авыл мәктәбе» исемлегенә кермәгәндер шул!


IMG-20170623-WA0005


«Быелгы унберенчеләребез – бигрәк тә үзгә, тырыш сыйныф булды инде. Үзебезнекеләрдән тыш, Яңа Шашы, Күшәр, Олы Мәңгәр төп мәктәпләрен тәмамлап килсәләр дә, дус һәм бердәм булдылар. Ул мәктәпләрдә алган белемнәре дә нигезле булгандыр, шәт. Аларны рус теле һәм әдәбиятыннан 40 еллык педагогик стажы булган югары квалификация категорияле укытучыбыз Розалия Салих кызы Сөләйманова (рәсемдә) укытты», – ди мәктәп директоры Наил ага Габидуллин.


Инде кабат сүзебез – Регина хакында. Регина үзе Әтнә районының  Арча районы чигендәге Бахтияр авылыннан. X сыйныфка кадәр күршедәге Олы Мәңгәр урта мәктәбенә йөреп укыган. Тик менә узган ел оптимальләштерү сылтавы белән мәктәпләрен тугызъеллыкка әйләндереп куялар. Регина алдына калган тагын өч сыйныфташы белән бергә: «XI сыйныфны кайда укырга?!» – дигән сорау кабыргасы белән килеп баса. Район хакимиятендәгеләр (автобус белән йөртүне оештырып булмаса да, иң якын урта мәктәп дип) район үзәгендәге Олы Әтнә урта мәктәбендә укырга тәкъдим итәләр. Тик Регинаның хыялы – биология һәм химия фәннәрен тирәнтен үзләштереп, Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә иде бит! Ә табигать фәннәрен районда Күңгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия-биология укытучысы, Татарстанның атказанган мөгаллимәсе Хәмдия Җәүдәт кызы Галиева дәрәҗәсендә җиткереп укытканнар сирәк шул! Тик бу мәктәп авылларыннан 25 километрлап ераклыкта. Ничек йөреп укыйсың?! Әти-әнисе, туганнары белән киңәш-табыш итешкәннән соң, Регина нәкъ менә Күңгәр мәктәбен сайлый да. «Мәңгәр» хуҗалыгында зоотехник булып эшләүче әтисе авырыксынмыйча көн дә яраткан төпчек кызын Күңгәр мәктәбенә  машинасында илтеп-алып кайтуны үз өстенә ала. Әти-әниең, укытучыларың синең өчен йөөрәкләрен ярып бирергә әзер торганда, ничек тырышып укымыйсың инде?! Һәм менә нәтиҗәсе! «Биология белән химиядән да БДИ балларым шулай куандырырлык булсын иде инде. Ничек тә медицина университетына укырга керәсе иде бит», – ди Регина үзе. Максатчан кызның бу хыялы да берүк  чынга ашарга язсын!


4qoEic9IiVQ


Ә иртәгә аларның мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашу кичәсе. Аны Олы Әтнәдә – кафеда уздырачаклар.


P.S. Шул ук Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Диләрә Җиһаншина исә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханында 98 балл (!) җыюга ирешкән. Тулаем район буенча уртача күрсәткечләре – 77, 46 балл. Ә инде чеп-чи татар төбәге булган Әтнә районында (районда быел XI сыйныфны барысы 39 укучы тәмамлады) 17 укучының рус теленнән БДИда алган баллы 80 нән артык булуы үзе искитмәле. Шулай итеп, моннан соң берәрсе Әтнә ягы халкы рус телен белми дип әйтергә ничек җөрьәт итәр икән?!



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укытучыларыгыз да, укучыларыгыз да афәриннәр! Сездән үрнәк алабыз! Автор: Гульнара Мухаметзянова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ