Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбияты сайтында һәркем китапларны бушлай укый ала

1700дән артык китапны теләгән һәркем укый ала. Территориаль чикләү дә юк, өстәвенә,  басмаларның 90 проценты бушлай. Бөтендөнья татар конгрессы VI cъездының беренче көнендә  журналистларны «Татар әдәб...

1700дән артык китапны теләгән һәркем укый ала. Территориаль чикләү дә юк, өстәвенә,  басмаларның 90 проценты бушлай. Бөтендөнья татар конгрессы VI cъездының беренче көнендә  журналистларны «Татар әдәбияты үзәге сайты» мөмкинлекләре белән таныштырдылар.  


WhatsApp Image 2017-08-02 at 13.38.15


Татар китап нәшрияте тарафыннан булдырылган сайт (tatkniga.ru) инде бер ел эшли, куанырлык казанышлары да бар. Бүген биредә урнаштырылган китапларның 1 мең 500 данәсен сатып алганнар. Сайтта онлайн рәвештә китап укучылар саны 15 меңне тәшкил итә. Нәшрият директоры  Илдар Сәгъдәтшин болай дип белдерде:


 «Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның әдәбиятка ихтыяҗы зур. Әмма мөмкинлекләре чикле.  Китапларны почта аша сатып алу кыйммәткә төшә. Әлеге проект укучылар белән авторлар арасын якынайта».

Сайтта татар, рус һәм  башка телләрдә язылган китаплар урнаштырылган. Мисал өчен, биредә  15 телгә тәрҗемә ителгән әсәрне табып була. Авторлар  үз блогларын алып бара, укучылар үз фикерен калдыра.  Татар китап нәшриятендә чыккан басмаларның барысы диярлек биредә урын ала. Яңа гына дөнья күргәннәре дә, узган гысырда нәшер ителгәннәре дә бар.


Китапларның аудио вариантын яздыру нияте дә бар. Аларны атказанган артистлар, танылган дикторлар укыр, дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ