Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гимназиясендә – Бөтенроссия экологик конференциясе

Мәгълүм булганча, агымдагы 2017 ел Россиядә дә, Татарстанда да Экология елы дип игълан ителде. Шуңа да Казан федераль университетының  география һәм экология  фәннәре теориясен һәм методикасын укыту һ...

Мәгълүм булганча, агымдагы 2017 ел Россиядә дә, Татарстанда да Экология елы дип игълан ителде. Шуңа да Казан федераль университетының  география һәм экология  фәннәре теориясен һәм методикасын укыту һәм өйрәтү кафедрасы экологик проблемаларны фәнни нигездә чишү юлларын эзләүгә ныклап алынды.


Бу эштә республикабыздагы мәктәп мөгаллимнәре, бигрәк тә география укытучылары белән кулга-кул тотышып эшләүне хуп күрә алар. Ниятләре эштән аерылмый кафедра галимнәренең. Казандагы 155 нче татар гимназиясендә узган Бөтенроссия IV фәнни-гамәли конференциясе – шуның бер матур чагылышы. Ул ел саен язгы каникул көннәрендә шушы гимназия җирлегендә үтә.


P1090199

Быелгысы «Табигать фәннәрен укыту барышында укучыларның экологик культурасын формалаштыру» дигән темага багышланды. Анда, Татарстаннан тыш, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә күп кенә галимнәр, укытучылар катнашты. Алар экологиянең актуаль проблемаларын яктырткан кызыклы докладлар белән чыгыш ясадылар. Конференция кунаклары бигрәк тә Түбән Новгород өлкәсенең Зур Мурашка коррекцияле интернат мәктәбе укытучысы А.А.Хадасова чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Чөнки ул презентация ярдәмендә җирле материалларга бик оста таянып  чыгыш ясады. Татарстан укытучылары да тирән эчтәлекле чыгышлары белән аерылып торды. Мәсәлән, Яшел Үзән районының У.Әлмиев исемендәге Акъегет урта мәктәбе директоры  Г.Р.Саттарова үз чыгышында татар телен укыту барышында балаларга экология тәрбиясе бирү мөмкинлекләрен киң һәм тирән эчтәлекле итеп ачып бирде. Чүпрәле районының Иске Шәйморза урта мәктәбе укытучысы  З.М.Бикчурова исә биология дәресләрендә балаларда экологик культура тәрбияләү мәсьәләсен яктыртты, конферения кунакларына шушы темага багышлап үзе иҗат иткән видеофильмны тәкъдим итте.


P1090204


Шунысын да искәртик, әлеге экологик конференцияне оештыруда һәм үткәрүдә «Мәгариф» журналының редколлеия әгъзасы һәм аның иң актив авторларыннан берсе – КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы, Халыкара Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Җәүдәт ага Хөсәенов башлап йөрде. Тагын шунысы игътибарга лаек: әлеге конференциядә күпчелек докладлар татар телендә яңгырады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ