Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар хатын-кызларының V бөтендөнья форумы

13 апрельдә Казанда татар хатын-кызларының V бөтендөнья форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уз...

13 апрельдә Казанда татар хатын-кызларының V бөтендөнья форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздыра. Аңа Рәсәй Федерациясенең 67 регионыннан  һәм 15 илдән вәкилләр килгән. «Гаилә һәм мәктәп» журналистлары да форумда актив катнаша. 13 апрель көнне алар, кунаклар белән берлектә, шулай ук Казан арты районнарына сәяхәттә булып кайтты. Мин үзем Арчага бардым һәм җирле хакимият җитәкчелегендә уздырылган берсеннән-берсе тирән мәгънәле чараларны карау бәхетенә ирештем. Вәкилләр арасында Литва, Беларусия, Чехия, Бельгия, Төркия кебек илләрдән дә ханымнар бар иде. Соңгылары күптән күрергә хыялланган Йосыф Акчура тумачалары булу мине аеруча сөендерде. Алга таба алар белән әңгәмәм вакытлы матбугатта урын алмасмы дигән өметтә калам.


Форумга килгән иң зур делегация Башкортстаннан булып чыкты. Бу үзен Казаннан чыгып китүгә үк сиздерде. Кукмаралылар көй сузып җибәрүгә, җырга-моңга бай төбәктән килгән милләттәшләребез, бигрәк тә бердәм булып, аны күтәреп тә алдылар, һәм автобус салоны әкренләп һәр тамашачысы катнашучы да булган концерт залына әверелде. Шигырь-җыр башкару-тыңлау юлда да, Арчада да һичбер вакыт тынып тормады, чөнки делегатларның шактые әдәбият-сәнгатькә якын кешеләр – язучылар, сәнгать эшлеклеләре, композиторлар, җырчылар, журналистлар иде.


if4WXT0EQkc


Арча муниципаль районының туризм һәм кунакчыллык үзәгендә делегатлар өчен маршрутны бик уңышлы эшләгәннәр. Казннан чыгуга ук, гидыбыз һәм «Казан арты» тарих-этнография музееның бүлек мөдире Хаҗиева Гөлүсә Нургали кызы кунакларны Татарстан, бигрәк тә  Арча ягы, аның тарихы, бүгенгесе белән таныштырырырга тотыныды, шулай да аның төп үзенчәлекле күренешләре хуҗалар чәкчәк һәм шулай ук концерт чыгышлары белән һәм күмәк биюләр оештырып каршы алган Биектау белән чиктән башланды дип әйтергә кирәк.


Арчада ныгыган традиция буенча, әлбәттә, форум делегатларын иң тәүдә Тукай яшәгән урыннарга – Кырлай комплексына, Сәгъди абзый йортына сәяхәт иттерделәр. Яз башы, табигатьнең кардан арынып, кыш буе тупланган пычрагы калкыган бер вакыты булса да, музей территорияләре бик каралган һәм яздагы яшәрү матурлыгында утыра иде. Шунысы гаҗәеп бер күренеш тоелды: Арчадан чыгып китүгә үк күренә башлаган оя-оя каз төркемнәре, туктаусыз чылбыр рәвешендә, Кырлайгача дәвам итте. Кайвакыт ул бөтен күкне автобусның һәр ягыннан иңләп ала иде. Музейдан кайтырга чыкканда, инде күчмә кошлар урын-урын гына күренә башлады. Казлар күчеше күңелне иләсләндереп, хискә төреп җибәрде. Янымда утырган һәм үзен, мин Новосибирскидан,  дип  таныштырган ханым әби-бабаларының Столыпин күчешләре вакытындагы Себердәге гыйбрәтле һәм ахыры, нигездә, аянычлы тарихын зур сагыш хисләре белән сөйләргә кереште.


IMG_6223


2009 елның 30 августында Арча шәһәрендә ачылган «Казан арты» тарих-этнография музее кунакларны таң калдырды, алар әледән-әле хисләре белән уртаклашты, чөнки анда асылда Арча ягының тарихи үткәне, казанышлары, мәдәни сәнгәттәге үсеше генә түгел, бөтен татар халкының горурланырлык елъязмасы да һәм хәсрәт-фаҗигаләре дә чагылыш таба. Читтән килгәннәр өчен музей экспонатлары бигрәк тә кызыклы, хезмәткәрләр сөйләгәннәрдә тирән мәгънә һәм гыйбрәт бар. Экспонатлар аларга теге яки бу вакыйганы искә төшерергә шарт-сәбәп булды, бик күпләрнең әти-бабаларының узганына караган тарихи хәтерләрен шулай ук терелтеп-җанландырып җибәрде.


Форумның төп оештыручысы Кадрия Идрисова, аңа килгән һәр хатын-кыз калфактан булырга тиеш, дип белдергән иде, сөенеч ки, Арчада бу шулай булып чыкты да. Төрледән-төрле дә, заманчарак та калфакларның яңаларын, читек-кәвешләрне һәм башка кул эшләрен  кунаклар Арчада сатып алу һәм яңа заказлар да бирү мөмкинлегенә генә ия булды, чөнки эшләрнең авторлары, төрле предприятиеләрнең хуҗалары һәм сатучылар да чарага чакырылган иде. Моны оештырган, моңа рөхсәт биргән музей җитәкчелегенә, беренче чиратта, аның директоры Камалов Ришат Ринатовичка рәхмәтләребез зурдандыр.


YWeiz7GV1XE


Кунаклар сәяхәтнең ахырында районның үзәк мәдәният сараенда «Өзелмәсен тарих чылбыры» фольклор күренешен карады. Аның артистлары Арча балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм бакчага йөрүче сабыйлар иде.  Алар делегатларга электәге яшь киленгә су юлы күрсәтү, гаиләгә бала кайту, аны бишеккә салу кебек йолаларны бик матур җанландырды. Тамашада сугыш чоры вакыйгалары да күрсәтелде, ялгышмыймдыр дип уйлыйм: бу хакта белдерү ясалмаса да, мин аны З.Зәйнуллинның «Кырык бернең арбалы хатыннары» әсәрен сәхнәләштерү дип аңладым. Ахыр чиктә тамаша хатын-кызның гаилә коруы, ата-анасы белән мөнәсәбәтләрен җайга салуы, ире белән балалар үстерүе, халкына һәм иленә хезмәт күрсәтүе кебек вакыйгаларны берләштерде һәм аерым бер кешенең, татар хатын-кызының язмышын чагылдырган сәхнә әсәренә әверелде.


kPhuIH0suGc

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ