Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызы – 2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Фото: tatar-inform.tatar«Татар кызы - 2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле. Ул Балтачтан Гүзәл Габдрахманова .Бу хакта бүген Филармониядә узган «Татар кызы – 2018» сайлап алу турында...


Фото:  tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

«Татар кызы - 2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле. Ул Балтачтан Гүзәл Габдрахманова .Бу хакта бүген Филармониядә узган «Татар кызы – 2018» сайлап алу турында билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.


Бәйгедә район һәм зона этапларыннан узган иң уңган, иң булган, иң тырыш, иң чибәр, иң тыйнак 11 кыз катнашты.


Болар: Гөлүсә Зыятдинова (Кама Тамагы), Гүзәл Шакирҗанова (Саба), Алсу Гарипова (Арча), Илсинә Тимерова (Актаныш), Алинә Фәйзуллина (Саба), Илзирә Шәрифуллина ( Теләче), Зөһрә Шәрәфетдинова (Апас), Гүзәл Габдрахманова (Балтач) , Альбина Фәтхриева (Саба), Гөлйөзем Шәйдуллина (Лаеш), Фәнзилә Җәмилева (Чаллы).



  • Бәйге биш номинациядә үтте. Иң беренче кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта биюдәге сәләтләрен күрсәттеләр. Өченче бирем буларак, жюрилар биргән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Дүртенче бирем буларак, спорт костюмы һәм туп белән бию осталыкларын сынадылар. Бишенче бирем - өй эше - кызларның үз районнарында туып-үскән күренекле, үрнәк хатын-кызлар белән таныштыру булды.


Кызлар бу өлештә халыкка танылган шәхесләр белән беррәттән, замана геройларына да тукталганнар.


Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри кызларның һәр адымын күзәтеп, тиешле бәяне бирде.


Кызлар үз чыгышларына әзерләнгән арада тамашачыга Зәринә Вилданова, Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Рафаэль Якупов, Фәридә-Алсу дуэты, "Казан" бию ансамбле үз чыгышларын бүләк итте.


Бәйгене Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов белән Камал театры актеры Фәнис Җиһанша алып барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ