Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар педагогы дөньядагы иң чибәр дәү әни булып табылды

Казанның Вознесение бистәсе клубында балалар белән эшләүче Илия Гарипова Болгариядә узган матурлык бәйгесендә җиңеп кайтты. Ул «Бөтен җиһан дәү әнисе» бәйгесенең вице-миссис титулына ия, дип хҗбәр итә...

Казанның Вознесение бистәсе клубында балалар белән эшләүче Илия Гарипова Болгариядә узган матурлык бәйгесендә җиңеп кайтты. Ул «Бөтен җиһан дәү әнисе» бәйгесенең вице-миссис титулына ия, дип хҗбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Бәйге Болгариянең София шәһәрендә узды. Биредә төрле илләрдән килгән дәү әниләр көч сынашты. Алар рәтендә Казанда яшәүче Илия Гарипова да бар иде. Моңа кадәр әлеге бәйгедә Татарстаннан катнашучылар булмаган. Илия белеме буенча икътисадчы, озак еллар казначылыкта эшләгән. Иҗатка тартылу сәбәпле, читтән торып Педагогика университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Вознесение бистәсе мәдәният йортында 2-3 яшьлек балалар белән шөгыльләнә. Аның балалары, оныклары бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ