Логотип Магариф уку
Цитата:

 Татар, рус, чуваш, удмурт – барысы да бер җирлектә

Казан федераль университетының психология һәм белем бирү кафедрасы мөдире, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтовтан  Апас районы Каратун урта мәктәбе базасында узачак фәнни-гамәли конференциягә чакыру алгач, ик...

Казан федераль университетының психология һәм белем бирү кафедрасы мөдире, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтовтан  Апас районы Каратун урта мәктәбе базасында узачак фәнни-гамәли конференциягә чакыру алгач, ике дә уйлап тормыйча юлга кузгалдык.


Биредә тирә-як районнардан җыелган сәләтле укучылар, төрле юнәлешләр буенча үзләренең проект эшләрен яклап, Казан федераль университетыннан килгән вәкилләр алдында чыгыш ясады.


Кая гына чыгып китсәң дә, яңа кешеләр белән танышып, үзеңә ниндидер яңалыклар алып кайтасың. Шәхсән үзем өчен “Мәдәният һәм сәнгать” темасына багышланган секция эше күңелгә ятышлы булды, ник дигәндә, биредә җыелган укучылар шул җирлектә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалалары, аларга кагылышлы кием-салым, бизәнү әйберләре хакында бәян итте.xjbxYxlrxTADSC_0531


Мәсәлән, Каратун мәктәбендә “Өлгер кызлар” бизнес-компаниясе эшләп килә икән. Әлеге компания татар хатын-кызлары өчен калфаклар, алъяпкыч, ашъяулыклар һәм башка кирәк-яраклар тегү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, боларның барысы да татар милли бизәкләре ярдәмендә эшләнә.


– Әлеге идея бездә күптән яшәп килсә дә, ныклап торып эшләп китәргә мөмкинлекләр булмады. Бүгенге көндә мәктәбебезгә, грант отканнан соң, тегү машиналары кайтартылды һәм без җиң сызганып эшкә керештек. Бизәкләрне үзебез уйлап табабыз, яңа идеяләр белән янып яшибез. Күптән түгел Казан шәһәрендә узган хәйрия ярминкәсендә катнашып, сатудан кергән акчаны бер авыру бала фондына күчердек, калфакларга заказлар да алып кайттык. Мәктәптә генә түгел, район-республика күләмендә узган һәр чарада кызларыбыз милли бизәкләр төшкән калфаклар киеп чыгыш ясый. Калфак кызларның матурлыгын ачып бирә, аларны тагын да сөйкемлерәк итә дип саныйм,- ди  компания җитәкчесе Гөлчәчәк Вафина.


Бу җирлектә татар, рус авыллары белән чуваш авыллары да якын урнашкан. Шунысы кызык: чувашлар да рәхәтләнеп татарча сөйләшә, иркен аралаша. Чүпрәле районы Үби авылыннан килгән VIII сыйныф укучысы Мария Куракина чуваш хатын-кызлары кия торган бизәнү әйберләре һәм баш киемнәре турында бик кызыклы, эчтәлекле  чыгыш ясады.


DSC_0560– Кияүдәге чуваш хатыннары хушпу дип атала торган баш киемнәре киеп йөргән, ул конус формасында, бисер һәм тәңкә акчалар  белән бизәлгән.Ә кияүгә чыкмаган кызлар тухья – өске өлеше тулысынча тәңкә, аскы өлеше бисер белән чигелгән баш киеме кигән. Бисер һәм көмештән ясалган бизәнү әйберләре – чуваш халык сәнгатендә аеруча киң кулланылган, алар – муенса, җилкә аша, күкрәк изүен каплап торган әйберләрдән гыйбарәт.


Мариягә кием-салым, бизәнү әйберләрен тегәргә әбисе Лидия Петровна булышкан. “Әбиләребез безгә чувашларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, җыр-биюләре хакында үзе белгәнен сөйләп калырга тырыша. Без дә чуваш халкы гына түгел, күрше авылларда яшәүче татар, рус, удмуртларның тормыш-көнкүреше белән кызыксынабыз. Үби авылында электән данлыклы зур базар эшләгән, биредә сәүдәгәрләр төрле илләрдән килеп сәүдә иткән. Әлбәттә, башка халыкның мәдәнияте бездә дә киң чагылыш тапкан,”-дип сөйләп узды Үби мәктәбенең тарих укытучысы Наталия Николаевна.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ