Татар теле укытучылары: «Безне, гариза язып, эштән китәргә мәҗбүр итәләр»

«Мәгариф»кә ике укытучы мөрәҗәгать итте. Алар бүген безнең редакциягә килеп, Казан белем йортындагы авыр хәлләр турында сөйләде. Шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан   7 нче санлы гимназиясендә эшләгән укытучылар сөйләвенчә, коллективтагы өч укытучыны гариза язып эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр.

«Кыскатрырга ярамагач, мәктәп директоры бездән үз теләгебез белән китү турында гариза яздырды. Каршы төшсәк, эштән «статья буенча» җибәрерләр дип курыктык. Балаларга татар теле дәресе атнага ике тапкыр гына биреләчәк. Хәзер мәктәптә җиде татар теле укытучысы калды. Һәрберсе атнага нибары 18 сәгать укытачак. Балаларны кызганыч. Туган телебез дәресләре кыскару белән, мирасны, гореф-гадәтләрне саклап калу мөмкин түгел. Матур телебез урам теленә әйләнәчәк», — диделәр әңгәмәдәшләребез.

Исегезгә төшерәбез, 8 нче ноябрьдә узган ТР Дәүләт Советы утырышында мәгариф һәм фән министры быелгы уку елы уртасында бер генә укытучы да кыскартылмаячак дип белдергән иде.

 

Комментарий

  1. Альмира Ибрагимова

    Хәерле иртә! Мин, Впсильево бистәсендәге 2нче номерлы мәктәптә эшли торган, татар теле укытучысы(барлыгы пед. стажем 32 ел, шуннан 19 ел татар теле укытучысы), 2 ел пенсияга чыгарга калганда. киләчәгемне белмим. Йоклый да алмыйм. Үз-үземне әрлим: ТГПУга кергәндә ялгыш сайлавым өчен үземне әрлим. Чөнки ике факультетка кердем: башлангыч сыныфлардагысын 3,5 да тәмамлап була иде, чөнки 1985 елда Казандагы 1 нче пед.училеәены тәмамладым, ә мин татар факультетындагы — 5,5 сайладым.Бер генә җылылык бар, анда укыган вакытларымны рәхәтләнеп искә төшерәм. Ләкин…. бүгенге көндә 2018 елда(барлык документларым әзер иде) татар теле укытучысы буларак Өлкән категорияга үтеп карармын дигән хыялым бар иде. Мәктәпнең директоры белән дус булмаганга күрә, берничә ел,шушы категорине бирмәс өчен, шактый кыенлыклар төзеделәр. Имтиханнарны биргәндә дә. янымда бер кеше басып торганда, монда бит 100 балл иде дип әйтте, ләкин- сбой сети булды, ә минем парольләрне мәктәптә генә беләләр. Ә бүген миңа. үзе чыгып китсен дип, ике пед.образование белән. продёка гына бирә. башка эш юк диеп. Менә бүген мәктәпнең директоры шатлана. Бер шатлык: укучыларым мәктәпкә кергәч, кочып алалар. Миңа башка укытучылар кебек, компьютер төбендә генә утырасы булган икән. Исәнлегемне дә саклап калыр идем. Ә мин исәнлегемне балалар белән түгел, мәктәпнең администрациясе белән бетердем, РКБга да эләктем. Мин елап килгән укытучыларның хәлен аңлыйм. бүгенге көндә мәктәпләренең директорлары кирәкмәгән кешеләрне куып чыгарырга тырышалар. Ә безгә булышучы юк. Татар телен укыта башлаганда, дәреслекләр дә юк иде….

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *