Татар теле укытучылары кунакка йөрешә!

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә Сарман районыннан делегация килеп төште. Ике районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үзара педагогик хезмәттәшлек итү турында килешү бар. Шушы килешү кысаларында сарманлылар Мөслимдәге коллегаларының тәҗрибәсен, эш алымнарын өйрәнде. Очрашу барышында мастер-класслар күрсәтелде. Кунаклар чал тарихлы мәктәп белән якыннанрак танышты. Ике як өчен дә файдалы очрашу булды бу.2c3e2f7c-4b38-42ae-a5c6-d7d3abc3e67dКунакларны республикакүләм «Без бергә» фестивале жиңүчеләре -«Сәйлән» фольклор ансамбле каршы ала.25844602-bd9f-4882-98d5-0cd800d7221b

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *