Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен уйнап өйрәнәләр  

 «Гаилә һәм мәктәп» журналы республикабыз һәм шәһәребезнең бик күп балалар бакчасы эшчәнлеген укучыларыбыз игътибарына җиткерде. Бүген, әлеге сәяхәтебезне дәвам итеп, Казанның Яңа Савин районы 99...

 

«Гаилә һәм мәктәп» журналы республикабыз һәм шәһәребезнең бик күп балалар бакчасы эшчәнлеген укучыларыбыз игътибарына җиткерде. Бүген, әлеге сәяхәтебезне дәвам итеп, Казанның Яңа Савин районы 99 нчы балалар бакчасына юл тоттык. Ишекләрен ачып керүгә, монда безне калфак кигән берсеннән-берсе мөлаем тәрбиячеләр каршы алды. Киштәләрдә тезелеп торган милли киемле курчаклар да үзләренә җәлеп итеп тора. Әйтергә кирәк, бу курчакларны тәрбиячеләр махсус заказ белән ясатканнар. Методик бүлмәләрне исә тәрбиячеләрнең үз куллары белән ясалган, төрле милләт киемнәре кигән курчаклар бизәп тора.


20170505_092843


Әти-әниләр татар телен балалары белән бергә өйрәнә


 Казанның 99нчы балалар бакчасын Рита Харис кызы Хәкимова җитәкли. Аңа кадәр ул 28нче балалар бакчасында төзелеш эшләре барганда ук җитәкче итеп билгеләнә һәм ишекләрен ачып керә. Җитәкчелек, яхшы эш нәтиҗәләрен күреп, 2014 елдан аны 99нчы балалар бакчасына мөдир итеп билгели. Рита  Хәкимова тумышы белән Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылыннан. Балалар белән эшләү аның канына сеңгән, ул кечкенәдән үк әнисенең эшенә мөкиббән. Әнисе Тәзкирә ханым гомере буе балалар бакчасында мөдир була, хәзерге көндә лаеклы ялда. Әнисе үрнәгендә ул башта Казанда көллияттә, аннан педагогика институтында белем ала.  Бертуган сеңлесе дә Казандагы 344нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.


Яңа балалар бакчасында эш башлауга ук Рита, милли җанлы ханым буларак, татар төркемнәрен булдыра. Татарлык, миллилек һәр татар кешесенең күңелендә яши, мохитне дә һәр кеше үзе булдыра. Хәкимова да шундый фикердә. Бүгенге көндә монда барлыгы егерме төркемнең бишесе – татар. Милли төркемнәр эшли башлаганда, анда йөрергә теләүчеләр саны аз була. Соңрак төркем үз исемен аклап, югары нәтиҗәләр күрсәткәч, монда хәтта урыс балалары да чиратка баса. Мәсәлән, Герцевлар гаиләсе, милләтләре буенча урыс булсалар да, татар төркемнәрендә ни дәрәҗәдә сыйфатлы эш алып барылганлыгын күреп, өч яшьлек кызлары Агнияне дә татар төркеменә бирергә булганнар. «Үзебез Татарстанда яшәсәк тә, кызганыч, татар телен белмибез. Кызыбыз белән бергә өйрәнәбез», – ди гаилә башлыгы Дмитрий. Тәрбиячеләр фикеренчә, Агния татар телен тиз үзләштерә, яшьтәшләреннән бер дә калышмый.


 


Татар теленә урын түрдән


Әлеге балалар бакчасы билингваль, ягъни тәрбия һәм укыту эшләре ике телдә алып барыла. Зур төркемнәрдә хәтта инглиз теле дә өстәлә. Ике-өч яшьтән үк балага берничә тел өйрәтеп, яхшы нәтиҗәләр, күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге күбебезгә билгеле. Ләкин бала телне тиз һәм яхшы үзләштерсә дә, шул телдә аралашмаса, аны шул рәвешле тиз оныта да ала. Мохит кирәк. Татар теле белән дә шулай. «Шунлыктан балага туган телендә дә, урыс телендә дә аралашуны бертигез күләмдә тәэмин итәргә кирәк», – дип саный мөдир. Рита Хәкимова җитәкчелек иткән билингваль балалар бакчасында бала татар телен дә, урыс телен дә бертигез күләмдә үзләштерсен өчен барлык шартлар, махсус методик кабинетлар булдырылган.


Монда 46 педагог-тәрбияче эшли, шуларның 16сы урыс, калганнары татар милләтеннән. Шунысы үзенчәлекле: 16 урыс тәрбиячесенең 14е татар телен өйрәнү буенча махсус әзерлек үткән. Гомумән, монда татар теленә урын түрдән булуына инандык. Без килгәндә, балалар «Урман маҗаралары» исемле театральләштергән тамаша күрсәтү белән мәшгуль иде. Спектакль куючы шәһәр балаларының саф татарча сөйләшүе безне гаҗәпләндерде һәм сөендерде. Әлеге балалар бакчасында алып барылган эшне башка бакчаларга да үрнәк итеп күрсәтәсе иде, хәтта тәҗрибә алу өчен, башка бакча мөдирләренең һәм тәрбиячеләренең дә килүе комачауламас кебек. Тәрбиячеләр әйтүенчә, сабыйларның күбесе балалар бакчасына йөргәнче татарча авыз да ачмаган. Татар фамилияле балалар, милләтләре белән татар булсалар да, кызганыч, гаиләдә татарча сөйләшмиләр, чөнки аларның әти-әниләре, ә кайберләренең әби-бабасы да үз телен белми. Шунлыктан мәсьәлә тагын да катлаулана, шулай да чишү юллары бар икән.


20170505_094330


Дәвамын “Гаилә һәм мәктәп ”журналыннан укый аласыз



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ