Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендә сөйли торган уенчыклар

Гөлинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 366 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе2012 елда «Ана телендә сөйләүче уенчыклар...

Гөлинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 366 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе


2012 елда «Ана телендә сөйләүче уенчыклар» проекты төзелде (tatigrushki.ru).
Безнең балалар бакчасында быел ике кечкенәләр төркеме эшләп килә. Бу уен­чыкларны шул төркем балалары өчен кул­лану уңышлы дип саныйм. Балалар: «Әйдә, зур Акбайны җырлатыйк», – дип сорыйлар.
«Бу – мин» җыры балаларга үзләрен танып белергә ярдәм итә. Балалар белән беренче танышканда, йорт хайваннары турында мәгълүмат биргәндә, режим моментларында да Акбай ярдәмгә ки­лә. Җырны тыңлаганда, балалар текст сүзләре буенча хәрәкәтләрне күрсәтәләр, кушылып җырлыйлар, шатланышалар.


татар уенчыклары1
Тагын бер уенчык – бишек җырын башкаручы Мәрьям исемле курчак. Ул бишек җырларын өйрәнгәндә, сюжетлы уеннар уйнаганда, белем бирү эшчәнлеге вакытларында кулланыла.
Бишек җырларының тәрбияви әһәмиятен һәрберебез белә. Мәрьям исемле курчак белән кечкенәләр төркеменә йокы вакытында тәмле төшләр теләргә керәбез. Курчакның күзе йомыла, нәниләр, аңа кушылып, шулай ук күзләрен йомалар.
Ислам исемле курчагыбыз үзе белән татарча таныштыра:
Килешеп тора түбәтәй
Аның матур йөзенә.
Нинди матур татар улы
Күз тимәсен үзенә, – ди һәм «Туган тел» җырын башкара. Бу курчакны да төрле максатларда кулланам. «Мин – Ислам. Син – кем?» – дип, танышканда, милли киемнәр белән танышканда, җыр­ны өйрәнгәндә, үрнәк итеп кулланам.
Кояштан без яктылык та, җылылык та алабыз. Кояшлы көн яхшы кәеф өстәгән кебек, җылрый торган Кояшыбыз балаларга шатлык бирә. Кояш – УМК проектының күмәкләп башкару өчен бирелгән җырларын балаларга җиткерә. Мисал өчен:
Мин барам, барам, барам,
Казанга барам, барам.
Әйе шул, әйе шул,
Казанга барам, барам.
Башта җырның текстын тыңлыйбыз, җырлап карыйбыз, ә кабатлау максатында кулланганда, хәрәкәтне башкарабыз, тиешле урынга җырлый-җырлый барабыз.
Тәҗрибәдән күренгәнчә, бу уенчык­лар эшчәнлекне кызыклырак, җанлырак, үтемлерәк итеп оештырырга булыша. Иң мөһиме: бу алым балаларга бик ошый. Мондый эшчәнлек тәрбия һәм белем бирү эшен бергә үреп барырга ярдәм итә. Үзебезгә алмашка килүче нәниләребез белемле дә, тәрбияле дә булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ