Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы фән белән кызыксынучы яшь дуслары белән очрашты

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар интернат-гимназиясендә «Туган телем — әдипләр теле» дип аталган V республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Актаныш, Мөслим, Тукай, Әлмәт районнарыннан килг...

WhatsApp Image 2017-12-05 at 15.12.18Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар интернат-гимназиясендә «Туган телем — әдипләр теле» дип аталган V республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Актаныш, Мөслим, Тукай, Әлмәт районнарыннан килгән укучылар бу төбәктә канат ныгыткан Данил Салихов иҗатын өйрәнүләрен күрсәтте, аларга Казаннан килгән язучы-әдипләр, районда гына түгел, республикакүләм танылган укытучылар бәя бирде.  Минзәлә театры артистлары  «Хатын түгел,  аждаха», «Өзелгән йөзем» әсәреннән өзек күрсәтте, гимназия укучылары сәләтләрен күрсәтте. Көн кадагында булган мәсьәлә дә игътибарсыз калмады. Бу җәһәттән татар теле укытучылары каләм ияләренә зур өмет баглауларын - мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк дип белдерде.


«Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова укытучыларны журнал эшчәнлеге белән таныштырды, яңа санда игълан ителәчәк «Бала белән бергә укыйбыз!» бәйгесе турында сөйләде.


WhatsApp Image 2017-12-05 at 15.12.43WhatsApp Image 2017-12-05 at 15.12.45

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ