Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарның үз “Артегы” ачылды

Бүген Дәрвишләр бистәсендә өр-яңа “Дуслык” мәгариф-сәламәтләндерү үзәге ачылды. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.“Дуслык” үзәгенең хикмәте...

Бүген Дәрвишләр бистәсендә өр-яңа “Дуслык” мәгариф-сәламәтләндерү үзәге ачылды. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.


“Дуслык” үзәгенең хикмәте шунда: ул Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең бер бүлекчәсе булып тора. “Барысы да бер урында” дигән кластерлы якын килү шәп нәрсә: биредә ел дәвамында республиканың сәләтле балалары җыелып, уку күнекмәләре алу белән беррәттән, сәламәтлекләрен дә ныгытачак. Заманча җиһазландырылган уку корпуслары төрле юнәлештәге предметлар буенча профильле сменалар кабул итә ала. Биохимия, физика лабораторияләре, компьютер классларын үз күзләребез белән күреп кайттык. Сәламәтләндерү-күңел ачу комплекслары да искиткеч итеп эшләнгән. Үзәкнең урыны да бик уңайлы: табигать кочагында – Дәрвишләр урманында урнашкан.


DSC_1457


“Укучылар белән Республика олимпиада үзәге белгечләре генә түгел, ә республиканың төрле вузлары профессор-мөгаллимнәре шөгыльләнәчәк, – диде ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. – Без ел саен республиканың 10 меңгә якын сәләтле баласына сыйфатлы белем алу, олимпиадаларга әзерлек барышында тренинг, мастер-классларда катнашу мөмкинлеге тудырабыз. Моның өчен бу идеяне хуплаган, теләктәшлек күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә, аеруча Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтлебез”.


Киләчәктә Бөтенроссия дәрәҗәсендәге чаралар: турнир, семинар, квест, конференция һәм мастер-класслар, шулай ук мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадалары этапларын биредә үткәрү дә планлаштырыла.


DSC_1458


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ