Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан авылларында яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документта күрсәтелгәнчә, 25 яшь...

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. 


Документта күрсәтелгәнчә, 25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә өч ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.


Акча быел түләнә башлаячак. Аны алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ