Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан балалары Анапада ял итте

Анапаның "Приазовье" лагеренда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың “РОСТ” (“Растём в Образовании, Спорте, Творчестве”) балалар хәрәкәте активистлары өчен профильле смена оештырылды. Би...

Анапаның "Приазовье" лагеренда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың “РОСТ” (“Растём в Образовании, Спорте, Творчестве”) балалар хәрәкәте активистлары өчен профильле смена оештырылды. Биредә Татарстанның 22 муниципаль районыннан һәм Казаннан 119 кеше ял итте. Алар арасында республика бәйгеләрендә җиңүчеләр, “Инициатива” республика фестивале делегатлары, кызыклы проект эшләүчеләр бар иде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
10-22
Смена медиа-мәгълүмат, гражданлык-хокук, рухи-әхлакый, спорт сәламәтләндерү юнәлешләре буенча оештырылды. Лагерьда балаларның әйдәп бару, җитәкчелек итү сыйфатларын үстерү юнәлешендәге үзидарә органы системасы эшләде. Ул гомуми лагерь программасы белән чиратлаштырып алып барылды.
Эшне оештыруда “Приазовец” шәһәре мэриясе, спорт, мәдәният, экология, куркынычсызлык буенча департаментлар һәм матбугат үзәге җитәкчелек итте. “РОСТ” сменасында катнашучылар төрле очракларда бер-береңә ярдәмгә килү, тормышта югалып калмау, янәшәдәгеләр белән аралашу күнекмәләре дә алып киттеләр.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ