Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Дәүләт Советында тел мәсьәләләре тикшерелде

Татарстан Дәүләт Советында «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасының башка телләре» буенча  Законны тормышка ашыру» темасына пресс-конференция оештырылды. Журналистларның...

Татарстан Дәүләт Советында «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасының башка телләре» буенча  Законны тормышка ашыру» темасына пресс-конференция оештырылды. Журналистларның сорауларына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җавап бирде. 


14.30 Телләр турындагы законның үтәлеше — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. 1990 нчы елларда халык хәрәкәтләре оештырылды. Үзара килешү төземичә, бу хәрәкәт туктатылмады.
14.05 Татарстан халкы бу законның үтәлешен, кайгыртуны һәрдаим тоя.
14.07  Халыклар дуслыгы йорты төрле милләт вәкилләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Барлык кешеләргә дә мөмкинлекләр тудырыла.
14.10 Тормышның төрле сфераларында: гаиләдә, мәктәптә, гомумән, җәмгыятьтә, татар теленең кулланылышы буенча проблемалар бар. Телнең тиешенчә кулланылмавы актуаль сорау. Бу мәсьәләләр бүгенге көндә хәл ителә.
14.12 "Сабантуй" бәйрәме халыкларны берләштерүче фактор булып тора. Бүгенге көндә бу бик масштаблы проект.


14.18 Телләрне саклап калу буенча проектлар күп. Төрле татар конкурслары оештырыла. Татар теле буенча олимпиадада төрле илләрдән укучылар катнаштып, жиңүгә ирештеләр.
14.20 Берничә ел элек "Ана теле" проекты гамәлгә керде. Төрле илләрдә яшәүчеләр интернет аша тел өйрәнде.
14.40 Чит илләрдә яшәүче татарлар балаларына ана телләрен тапшырырга тырышалар. Телне кечкенәдән өйрәнсәң, ул истә кала.


Фотосурәтнең чыганагы: http://fnkat.tatarstan.ru/rus/kunelem_tele.htm

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ