Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләренә 1 нче сентябрьгә кадәр астрономия буенча уку әсбаплары кайтартылачак

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тагын бер яңалык – астрономия фәне укытыла башлавы турында язган идек инде. Мәгълүм булганча, узган ел «Роскосмос» корпорациясе Россия мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктә...

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тагын бер яңалык – астрономия фәне укытыла башлавы турында язган идек инде. Мәгълүм булганча, узган ел «Роскосмос» корпорациясе Россия мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәпләргә астрономия фәнен кайтару турында сорап мөрәҗәгать белән чыккан иде.


«Быелдан мәктәпләрдә астрономия укытыла башлаячак. Әлеге фән физика курсында укытыла иде, безнең уку әсбаплары бар, алар һәрвакыт федераль исемлектә булды. Физика укытучылары моңа әзер, алар әлеге курсларны астрономия итеп аерым алып барачак», - дип белдерде Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан мәктәпләренә  яңа китаплар  28 нче августтан башлап кайта башлаячак. 1 нче сентябрьгә кадәр барлык мәктәпләр дә уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәк. Барлыгы 17800 данә китапка заказ бирелгән.  Яңа дәреслекнең авторы – Виктор Максимович Чаругин — МДПУның теоретик физика  кафедрасы профессоры, физика-математика фәннәре докторы.


81d07649-8b9e-11e6-b62d-0050569c7d18 Уку әсбабы ярдәмендә укучылар катлаулы астрономик күренешләрнең тасвирламасын таба алачак, астрономик проблемаларны чишү юлларын мәктәп программасында өйрәнелгән физика законнарына таянып чишә алачак. Астрономия өлкәсендә хәзерге заман ачышларына һәм галәмне өйрәнүдә алга киткән технологияләрне өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә. «Просвещение» нәшрияты югары сыйныфларда укыту өчен 36 сәгатькә исәпләнгән укыту-методик комплектын тәкъдим итә. Педагогларга методик ярдәм итү максатыннан методик кулланмалар, вебинарлар, укытучыларның квалификация үстерү курслары да тәкъдим ителә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ