Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Президенты Казанда өр-яңа балалар бакчасы ачты

Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” торак комплексында “Кояш нуры” (Г.Ахунов ур., 10в йорт) балалар бакчасы ачылды. Ул татар телендә тәрбия бирү һәм укытуга юнәлдерелгән.  Әлеге тантанада Татарстан Президен...

Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” торак комплексында “Кояш нуры” (Г.Ахунов ур., 10в йорт) балалар бакчасы ачылды. Ул татар телендә тәрбия бирү һәм укытуга юнәлдерелгән.  Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты.


2


Ике катлы бакчаның музыка һәм спорт залы, методбүлмәсе, психологик ял итү кабинеты, логопед һәм татар теле бүлмәләре дә бер дигән! Шунысы куанычлы: биредә балаларның музыкаль сәләтен татар халкы мәдәниятенә нигезләп үстерергә җыеналар.


Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелганнарны бу зур вакыйга уңаеннан тәбрик итте, балалар бакчасының федераль программа кысаларында салынуын искәртте. “Бүген без бик матур һәм бик әһәмиятле объектны ачабыз. Яшь казанлылар бирегә бик теләп йөрер дип өметләнәбез”, – диде Президент. Казан мэры Илсу Метшин исә үз чыгышында, соңгы 5 ел эчендә Казанда 74 яңа балалар бакчасы ачылуын билгеләп үтте.


1

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ