Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

26 нчы июньдә көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан  Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республикада 29-34 градус, Казанда 31-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

Добавить комментарий