Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары Европа математика турнирында беренче урын яулады

Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары Минск шәһәрендә узган Европа математик турнирының беренче лигасында беренче урын яулаган. Биш сигезенче сыйныф укучысыннан торган команда бер ярышны да оттырмад...

Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары Минск шәһәрендә узган Европа математик турнирының беренче лигасында беренче урын яулаган. Биш сигезенче сыйныф укучысыннан торган команда бер ярышны да оттырмады, дип хәбәр итә лицей җитәкчелеге. 

photo5275976125086017831


Ярыш командалы турнир форматында Белоруссия башкаласында 27 февральдән 5 мартка кадәр дәвам иттте. Анда Мәскәү, Төмән, Краснодар, шулай ук Киев (Украина), Бургас (Болгария), Астана һәм Алма-Ата (Казакъстан) мәктәпләре укучылары катнашкан.


Турнир кагыйдәләре нигезендә, биш кешелек команда биремне алып, күпмедер вакыт эчендә аның чишелешен тәкъдим итәргә тиеш булган. Көндәш такымнар исә чишү алгоритмында хата эзләргә тиеш булган, жюри исә һәм спикер, һәм көндәше чыгышларын бәяләгән. Европа математик турнирын Мәскәү дәүләт университетының Кече мехматы оештырган.


Татарстанны ярышта Казан командасы вәкиллек иткән. Аңа 2нче лицей-интернатының 8 “б” сыйныфы укучылары Антон Шатохин, Аяз Сафин, Камил Нәсретдинов, Максим Кузьмин һәм Рәсүл Гайнетдинов кергән. Төркем остазы – Русиянең “2017 ел укытучысы” бәйгесенең 5 финалист исемлегенә кергән математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ