Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды

Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 милли...

Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум – федераль бюджеттан бирелгән.


2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы төзелде.


Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы – 11 муниципаль районда берәр объект ачылды.




Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары – барлыгы 113 яңа объектны кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ