Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстандагы кайсы районда татар мәктәбе күбрәк?

Соңгы арада татар теле тирәсендә туган бәхәсләрдән соң, «Мәгариф» журналын «Татарстанда ничә татар мәктәбе бар?» дигән сорау кызыксындырды. Һәм, әлеге сорауга җавап табарга дип, без районнарга шалтыра...

Соңгы арада татар теле тирәсендә туган бәхәсләрдән соң, «Мәгариф» журналын «Татарстанда ничә татар мәктәбе бар?» дигән сорау кызыксындырды. Һәм, әлеге сорауга җавап табарга дип, без районнарга шалтыраттык, Татарстан Республикасы Мәгариф министырлыга белән элемтәгә кердек. Кирәкле саннарны туплагач, сезнең игътибарыгызга әлеге мәгълүмәтне тәкъдим итәбез.


 татар мornogkoht


Иң күп татар мәктәбенә  ия булган беренче биш район. (Искәртеп үтик - әлеге мәктәпләрдә барлык фәннәр дә татар телендә укытылмый).
1) Арча районы - 70 татар мәктәбе.
2) Кукмара районы - 45 татар мәктәбе.
3)Актаныш районы - 43 татар мәктәбе.
4) Казан шәһәре - 40 татар мәктәбе (бары тик 4 гимназиядә фәннәр татар телендә укытыла).
5) Балтач районы - 29 татар мәктәбе.
Ә кайсы районда бу күрсәткеч иң түбән дәрәҗәдә? Шулай үк әлеге бишлек белән таныштырабыз:
1) Югары Ослан районы - 1 татар мәктәбе.
2) Алабуга районы - 4 татар мәктәбе.
3) Алексеевск, Бөгелмә районнары - 5 татар мәктәбе.
4) Баулы, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас, Ютазы районнары - 7 татар мәктәбе.
5) Кама Тамагы, Тәтеш районнары - 9 татар мәктәбе.
Ә калган районнарның нәтиҗәләре белән без төзегән инфографика аша таныша аласыз.
Барлыгы Татарстанда 742 татар мәктәбе бар. Бу сан, кызганычка каршы, елдан-ел кими. Чагыштыруөчен, 2009 елда бу сан 1061 тәшкил иткән, 2012 елда – 854. Күрсәткечнең  шулай түбән тәгәрәвенең төп сәбәбе – авыллардагы мәктәпләр ябылу.
Барлыгы бу мәктәпләрдә 390 меңгә якын укучы укый. Педагогик хезмәткәрләр саны - 49 мең. 49 меңнең 42 меңе – гүзәл ханымнар.

Ильяс Баһауов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ