Логотип Магариф уку
Цитата:

Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү буенча семинар узачак

20 һәм 21 нче февраль көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюрокология югары мәктәбе базасында, туган тел атналыгы кысаларында, «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗри...

20 һәм 21 нче февраль көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюрокология югары мәктәбе базасында, туган тел атналыгы кысаларында, «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» онлайн семинары, мәктәп балалары һәм студентлар өчен «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» IX халыкара фәнни конференциясе узачак.WhatsApp Image 2018-02-19 at 16.47.28


Әлеге чаралар Россиянең башка төбәкләре һәм чит ил университетлары белән берлектә, яшьләрне фәнни эшкә тарту максатыннан оештырыла. Быел барлыгы 110 катнашучы үз материалын җибәреп, катнашу теләге белдергән. «Бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең абитуриентлар базасында 100 дән артык укучы исәпләнә. Киләсе уку елында педагогика белем юнәлешендә татар теле һәм әдәбияты, инглиз, я төрек теле, филологиядә татар теле һәм әдәбияты, журналистика программалары буенча студентлар кабул ителәчәк.


Педагогика юнәлешенә 25, ә филологиягә 16 бюджет урыны бүлепбиреләчәк. Магистрлар өчен дә кызыклы программалар эшләп килә: «Татар теле, әдәбияты заманча теорияләр, технологияләр», «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр», «Әдәбият һәм мәдәният», - дип белдереде Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры  Әлфия Йосыпова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ