Логотип Магариф уку
Цитата:

“Телсез заман яңа дәүләт төзи, Кәгазь дәүләт яңа буынга”

 Хәзерге заманда милләт язмышы, ана телебез хакында кайгыртып, аны саклап калу өчен үзеннән зур өлеш кертүче яшьләребез бармак белән генә санарлык. Күбесенең милләтне алга җибәрү өчен башкарган х...

 

Хәзерге заманда милләт язмышы, ана телебез хакында кайгыртып, аны саклап калу өчен үзеннән зур өлеш кертүче яшьләребез бармак белән генә санарлык. Күбесенең милләтне алга җибәрү өчен башкарган хезмәте «татар бетә» дип лаф оруга гына кайтып кала. Сөенечкә каршы, аз булса да милли җанлы егет-кызларыбыз да бар. Шундыйларның берсе – 1990 елның 19 октябрендә Лаеш районының Атабай авылында дөньяга килгән яшь шагыйрь Булат Хәким улы Ибраһимов. Ул үзенең иҗаты аша бүгенге көн проблемаларын, милләт язмышы хакында уйлануларын укучыга нечкә тоем аша җиткерә:


Телсез заман яңа дәүләт төзи,


Диварларны ватып-җимереп,


Үз яманын ямаулыкка төреп,


Манарадан аска төкереп («Ике телсез»).


Аның милләтпәрвәрлек хисе белән сугарылган шигырьләре халкыбызны гамьсез йокыдан уянып уйланырга мәҗбүр итә.


MrlK-r7Cz-0


«Әдәбиятка мин туганнан гашыйк. Балачакта әнием сөйләгән «Шүрәле» әкиятен яратып тыңлый идем. Аны шигъри формада язып карыйсым килә иде. Тик бу бер хыял гына булып калды, ләкин шул хыял мине кулыма каләм алырга этәрде.


Атабай урта мәктәбендә укыганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр апа Шәрәпова йогынтысында әдәбиятка мәхәббәт тагын да көчәйде. Иң беренче шигыремне икенче сыйныфта укыганда яздым. Әле дә хәтеремдә: «Кыш җитте» дип атала иде ул. Гади генә, самими, балаларча язылган шигырь. Соңрак ул үзебезнең район газетасында да басылып чыкты», – дип сөйләп китте Булат, беренче тапкыр кулына каләм алган мизгелләрне хәтерендә барлап.


Шул көннән алып ул кулыннан каләмен төшерми. Мәктәпләрендә яшь иҗатчылар өчен оештырылган «Әллүки» түгәрәгенең актив әгъзасына әйләнә.


«Безнең Лаеш районы халкының күбесен руслар тәшкил итә. Шуңа күрә татарча чаралар сирәк уздырыла иде. Андый чараларда катнашкан очракта да, залдан карап утыручыларның битараф йөзләре ачылып бетәргә мөмкинлек бирми. Чөнки бу кешеләр синең телеңне аңламыйлар. Шуңадырмы берара андый бәйгеләрдә катнашырга алгысымый башладым», – ди ул, үсмерчак хатирәләренә бирелеп.


Тик шулай да Булат иҗаттан туктамый. Аның шигырьләре район газетасында, яшьләр мәйданы булган «Ялкын», «Идел» журналларында басылып килә, яшь шагыйрьне һәрдаим республикакүләм әдәби кичәләргә чакыралар. Шундый кичәләрнең берсендә ул шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән таныша. Соңыннан Булат аңа кулдан язылган шигырь блокнотларын юллый. Озак та үтми Шәмсия Җиһангирова егетне «Яңа гасыр» радиосында үзе алып бара  торган әдәби тапшыруга чакыра. Булат анда шигырьләрен укый.


«Минем блокнотларым хакында сөйләгәндә, Шәмсия апаның, көлеп, аларны «Булатның моабит дәфтәрләре» дип атаганы истә калган. Шул көннән алып ул минем якын дустыма, ярдәмчемә һәм остазыма әйләнде. Аның «Башыңа бу язу миңа кирәк микән, юк микән?» дигән уйлар килсә дә, беркайчан да язудан туктама, нәрсә булса да яз!» дигән сүзләрен тормыш девизым итеп алдым», – ди ул.


11 нче сыйныфта укыганда Булат, тырышып-тырмашып, химиядән БДИга әзерләнә, максаты Казан химия-технология институтына укырга керү була. Әмма татар теле һәм әдәбияты укытучысының йогынтысы беләнме, әллә әдәбиятка булган мәхәббәттенә хыянәт итә алмый: уку тәмамланырга берничә ай кала КДУның татар филиологиясе һәм тарихы факультетына керергә карар кала.


«Казанга килү, татар филологиясе факультетына укырга керү минем өчен яңа дөнья ачу кебек булды.  Нәкъ менә биредә мин танылган язучылар, үзем кебек иҗатта беренче адымнарын гына ясаучы каләмдәшләрем белән таныштым, факультетыбызда оештырылган «Әллүки» иҗат берләшмәсенә йөри башладым. Соңрак шактый вакыт түгәрәкнең җитәкчесе булып тордым. Иҗатымда беренче баскыч мәктәп «Әллүки»е булса, икенче баскыч университет «Әллүки»е булды», – ди ул, олы иҗат юлына аяк басуы хакында сөйләгәндә.


Яшь иҗатчылар түгәрәген җитәкләү белән беррәттән, Булат «Тәрәзә» студенлар газетасының баш мөхәррире да була. Ләкин, кызганычка каршы, Булат җитәкчелегендә дүрт-биш саны дөнья күргәч, финанслау туктала, һәм ул заманда университетта бердәнбер татар телендә чыгып килә торган газета ябыла.


Студент елларында  Булат «Шигъри сабантуй» бәйгесендә җиңү яулый, «Таян Аллага» бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты була, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, 2009 елда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-прига лаек була.


«Иделем акчарлагы» шулай ук минем өчен зур мәктәп булды. Иҗатташ дусларымның күбесен мин биредә таптым. Бер вакыйга истә калган: мастер-класс вакытында туган авылыма багышланган шигырь укыдым. Шунда шагыйрь Айдар Җамал: «Әйдә, шигыреңә минем авылымның исемен бирәбез, бернәрсә дә үзгәрмәячәк», – диде. Һәм чыннан да шулай булды. Шигырьгә теләсә-нинди авыл исемен куйсаң да, әлеге юллар барысына да туры килә. Чөнки шигыремдә минем авылыма гына хас булган үзенчәлекләр чагылмый, яңалык юк иде. Шул вакыттан алып мин һәр шигырьне язган вакытта төп геройга, предметка яки күренешкә гена хас төп сыйфатларны бирергә тырышам», – ди яшь шагыйрь.


2014 елда Булатның «Балык теле» дип аталган тәүге шигырьләр китабы дөнья күрә. Әлеге китабы басылып чыккач, аңа еш кына мәктәпләрдән: «Сезнең балалар өчен китабыгыз чыккан икән, безнең сыйныф сәгатендә катнаша алмассызмы?» – дип шалтырата башлыйлар. Ә чынлыкта бу җыентыкта балалар өчен язылган шигырьләр түгел, киресенчә, фәлсәфи, уйландыра торган «ике катлы» шигырьләр урын алган.


Соңрак Булат, Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче тәрҗемәче Сурәя Гайнуллина белән танышып, аңа үзенең шигырьләрен тәкъдим итә. 2015 елда русчага тәрҗемәләре белән Булатның «Шагыйр / Поэт», 2016 елда «Безнең эзләр / Наши следы» китаплары дөнья күрә.


2015 елда ул татар шагыйрьләре арасында беренче булып «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестиваль кысаларында «Йолдызлы билет» Халыкара әдәбият премиясенең «шигърият» номинациясендә лауреат була. Яшь татар шагыйрьләренең, русчага тәрҗемә ителеп, «Антология новой татарской поэзии» китабына кертелгән шигырьләре арасыннан нәкъ менә Булатның шигырьләре сайлап алына. Әлеге премия әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм бүләкләү максаты белән тапшырыла. Казан мэриясе һәм «Октябрь» журналы тарафыннан оештырылган «Йолдызлы билет» премиясенең үзенчәлеге – Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россиянең бөтен территориясендә, БДБ илләреннән талантлар эзләү. Бу бәйгедә җиңү яулау, бәлки, Булатның шигриятенең иң югары ноктага җитүен күрсәтәдер.


«Шигырь – сиңа бик авыр яки бик рәхәт булганда килеп керә торган абзый бугай ул дип беләм. Тормыш уртача барса, ул әллә ни ашкынып тумый. Күңелнең заманнан канәгать булмыйча, ярсып кәгазьгә түгелүе, җан белән тән тартышы нәтиҗәсендә туган күңел халәтен ачып салучы көзге ул.


Мин күбрәк фәлсәфи темаларга иҗат итәм. Шигырьләремдә, гади генә предмет белән масштаблырак күренешне чагыштырып, синтез ясарга яратам», – ди ул, үзенең иҗаты хакында сөйләгәндә.


«Безнең Мурзик – татар мәчесе ул,


Тик исеме генә урысча.


Тик зыян юк,


Ни урысча белми, ни сөйләми мәчем татарча.


Тик зыян юк,


Мондыйрак иптәшләр


Безнең арада да ләбаса», – дип яза Булат «Мурзик» дип аталган шаян шигырендә. Беренче карашка юмор белән сугарылган шигырьдә тирән фәлсәфә ята. Шагыйрь мәче образы аша телнең юкка чыгуы, милләтнең таркалуы, авылларның бетә баруы, динсезлек кебек глобаль проблемаларны ачып бирә.


«Элегрәк, үзем генә калганда, төн җиткәч иҗат итә идем. Ә хәзер шигырь юллары күңелгә тулып, түгелергә торган мизгелләрдә, нинди генә чак булмасын, мин аларны онытылмасын өчен язып куярга ашыгам. Соңыннан ак кәгазьгә төшереп, кытыршы урыннарын үзгәртеп, камилләштереп бетерәм.


Кәгазьгә язу искелек саналса да, иҗатның бөтен тәме дә шунда бит. Компьютерга язганда, әлеге ләззәт сизелми. Бер мисал китерәсем килә: Кытайларда, хан сайлаган вакытта, аларга кулдан матур итеп язу дәресе үткәрелә торган булган. Иң оста язучыны хан итеп сайланырга лаек дип тапканнар. Ә хәзерге заман кешесе робот кебек төймәләргә генә баскалап утыра.


Күп очракта мин шигырьләремне беренче тапкыр ничек язып куйганмын, шулай калдырам. Чөнки беренче язган сүзләр, җөмләләр күңелгә якынрак була. Бәлки, аларның рифмасы да туры килеп бетмидер, ләкин, Такташ әйткәнчә, иң мөһиме: шигырь, укыганда, матур яңгырарга, җөмләләрдән көй, гармония сизелеп торырга тиеш. Ә кабат кайтып төзәткән вакытта шигырь җансызлана кебек.


Мәктәптә укыганда, гаиләмә, укытучыларга, төрле бәйрәмнәргә, шагыйрьләргә багышланган шигырьләр язарга яратмый идем. Хәзер күп кенә шигъри бәйгеләргә жюри итеп чакыралар. Укучылар сәхнәгә чыгалар да ниндидер язучыга багышланган өч-дүрт битлек шигырь укыйлар. Шул чакларда җаным әрни. Ни өчен укытучылары аларга үзләре теләгән темаларга яздырмыйлар? Чөнки багышлау шигырьләрендә, тапталып беткән сүзләрдән башка, яңалык табып булмый. Ә нишләп укучыга, мәсәлән, шкаф, өстәл турында язмаска? Бәлки, ул алар хакында бөтенләй башкача әйтеп бирә аладыр. Шуңа күрә андый чакларда мин, баланың талантын, фикер сөрешен аңлар өчен, ирекле темага язылган шигырьләрен укып карыйм», – ди ул, шигърият дөньясы хакында сөйләгәндә.


Бүгенге көндә Булат Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәре булып эшли.


«Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бик күп чаралар, форумнар уздыра. Биредә иҗат кешесе өчен күпме материал табарга мөмкин. Төрле язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларга тап буласың. Болар, бәлки, мине киләчәктә проза язарга да этәрер әле.


Моннан 3 ел элек драма әсәре яза башлаган идем, тукталып калдым. Соңгы өч-дүрт айда шул әсәрне ничек дәвам итү хакында уйланып йөрим. Ләкин утырып язар өчен төпле фикергә килгәнем юк.


Көндәлек яңалыкларны язып, шигъри яктан кул китә, билгеле. Аларда кешеләргә аңлаешлы булган гади сүзләр куллана башлыйсың. Ләкин андый шигырь туса, дөньяга чыкмасын өчен, мин аны шундук йомарлап, чүп чиләгенә атам», – ди Булат.


Егет параллель рәвештә аспирантурада да белем ала. «XX гасыр ахыры – ХХI гасыр башында татар интеллектуаль прозасы» темасына диссертация яза. Аспирантураны тәмамлагач, университетта укыту теләге дә бар.


«Фәнни эшемдә мин Марат Кәбиров, Фәүзия Бәйрәмова, Галимҗан Гыйльманов, Зөлфәт Хәким, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен тикшердем. Хәзерге вакытта татар яңа прозасында интеллектуаль яктан табышлар сирәк.


Диссертация язганда, фәнни тел белән язарга кирәк. Күпме генә тырышсам да, җитәкчем Флера апа Сәйфуллина: «Бу синең әдәби стильдә язылган», – дип шелтәли. Бер стильдән икенче стильгә күчү минем өчен бик авыр», – ди Булат.


«Балык теле бездә,


Атасыннан баласына күчә телебезгә,


Бөек телебезгә.


Ят та түгел кебек инде


Бу тел безгә,


Балык булып барабыз бит


Үзебез дә», – дип, ачынып яза ул «Балык теле» шигырендә. Чыннан да, телсез балыкларга әйләнеп барабыз бит. Бернигә исебез китми, каршы дәшәргә куркабыз, ана телебездә авыз тутырып сөйләшергә оялабыз. Булат үзенең шигырьләрендә нәкъ менә шул проблемаларны күтәреп чыга, аларны чишү юлларын эзләргә чакыра. Милләт проблемасы аның иҗатының буеннан-буена якты образ булып сызылып бара. Булатның ихлас шигырьләре ваемсыз күңелләрне дә битараф калдырмас, шәт!


 











Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ