Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәмле дә, файдалы да булсын

Соңгы 5 елда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның туклануын оештыруда шактый үзгәрешләр булды. Ризыкны мәктәп ашханәләрендә әзерләүдән ланч-бокслар системасына күчтеләр, ашау өчен карточкалар ярдәмендә...

Соңгы 5 елда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның туклануын оештыруда шактый үзгәрешләр булды. Ризыкны мәктәп ашханәләрендә әзерләүдән ланч-бокслар системасына күчтеләр, ашау өчен карточкалар ярдәмендә түләү кертелде. Хәер, мондый яңалыклар бөтен республика күләмендә булды, дип әйтү дөрес булмас. Башкалабыз уку йортларында балаларны ашату технологияләре төптән үзгәрсә, күпчелек район-авылларда әле дә ризыкны “үзебезнең” апайлар әзерли, укучыларның өстәлләренә эләгүче яшелчә, җиләк-җимешнең дә күбесе элеккечә мәктәп яны бакчаларында үстерелә.


Кайнар ризык - сәламәтлек нигезе


Республикабызда I сыйныфта ашказаны авырткан балалар 19 процент булса, унберне тәмамлаганда андыйлар инде 43 процентка җитә. Шуңа да күп вакытын мәктәп диварларында уздырган баланың туклануын оештыру аеруча мөһим.


Балаларга тәкъдим ителүче ризык витаминнарга бай, рационда сөт, атланмай, ит, көнбагыш мае булырга тиеш. Үсеп килүче организмга кайнар ризык белән аксым, микроэлементлар, кальций, фосфор, углеводлар, витаминнар, минераллар да таләп ителә. Хәзер мәктәп укучылары кайнар аш белән атналык бердәй меню нигезендә туклана. Ризык ике атналык цикл белән төрләндерелә. Меню СанПиН таләпләрен исәпкә алып, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белән килешенеп эшләнә.


Бүген республикада укучыларның 94 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Соңгы елларда күп кенә мәктәпләрдә балаларны көн дәвамында ике тапкыр – иртән һәм көндез ашату гамәлгә керде. Билгеле, бу нисбәттән Казан уку йортлары беренче урында тора. Акрынлап кына авыл һәм районнар да шул ук тәртипкә күчә бара. Мондый туклану режимы булган укучыларда ашказаны авыртулары 4,5 тапкырга кимегән, диләр.


Ланч-бокслар заманы


90нчы еллар ахырында Россиянең күп кенә төбәкләрендә мәктәп туклану системасында проблемалар хәттин ашкан иде. Шул исәптән республикабызда да балаларны сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итүдә кыенлыклар туды. Мәктәп ашханәләренең матди-техник базасы искерүе сәбәпле, укучыларга тәмле һәм файдалы азык әзерләргә мөмкинлеге булмый. Нәтиҗәдә, күпчелек балаларга ботка, камыр ризыгы һәм чәйдән торган иртәнге аш белән канәгатьләнергә туры килде. Сәламәтлек арткы планга күчте.


2006 елда Татарстан мәктәпләрендә “Сook&Chill” технологиясе (халык телендә аны ланч-бокс системасы дип атыйлар) гамәлгә кертелә башлады. Соңрак ул вакыттагы Россия Президенты Дмитрий Медведев бу гамәлне мәктәп туклану системасында “революция” дип атады. “Балаларга – сәламәт туклану” программасы нигезендә Казан белем йортларының күпчелегендә мәктәп ашханәләрендә ризык әзерләүдән баш тартып, ланч-боксларда китерелгән азыкка күчтеләр. Хәзер ризыкны балаларга иң заманча техника белән җиһазландырылган комбинатларда әзерлиләр.


Башкаланың Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында хәбәр итүләренчә, бүген “Сook&Chill” технологиясе буенча 165 Казан мәктәбенең 88ендә тукланалар. Башкалабызда эшләүче 3 комбинат көн дә билгеләнгән меню буенча укучыларга иртәнге һәм төшке ашлар әзерли. Барлык ашамлыклар монда витаминнарны һәм микроэлементларны сакларга ярдәм иткән махсус технологияләр буенча парда пешерелә. Моннан соң ул суытыла, махсус контейнерларга салып, мәктәпләр буенча таратыла. Ашханәдә әзер ризыкны җылытып табын әзерләргә генә кала.


Казанның 3 нче татар гимназиясе ланч-бокс системасының уңайлы якларын бик тиз сизгән. Кечкенә генә бу мәктәптә азык әзерләү өчен шартлар бөтенләй каралмаган. Күп еллар укучылар башка мәктәпкә барып ашарга мәҗбүр булган.


- Ланч-бокс системасы буенча укучыларны ашата башлау безнең өчен бик тә яхшы булды. Бөтен таләпләргә туры килгән әзер ризыкны көн саен мәктәбебезгә алып киләләр бит. Балалар да, ата-аналар да бик канәгать. Ел саен әти-әниләр өчен дегустацияләр үткәрәбез. Алар да уллары һәм кызларының нәрсә ашаганын күрергә, белергә тиеш дип саныйбыз, - дип сөйли гимназия директоры Әлфия Булатова.


Гимназиядә башлангыч сыйныфлар иртәнге һәм төшке аш ашый. Ата-аналардан моның өчен көненә 60 сум җыела. Өлкәнрәк сыйныфларны исә бер тапкыр гына ашату каралган. Бу рәвешле туклану гаилә бюджеты өчен бераз арзанракка төшә. Төшке аш бәясе - 43 сум. Әмма ата-аналар һәм балалар теләге белән төп менюга камыр ризыгы яки салатлар өстәлергә мөмкин. Бу очракта әти-әни шулай ук көненә 60 сум түли.


Шунысы да бар: еш кына укучылар үзләре мәктәптә тәмле ашатмыйлар дип зарланырга ярата. Һәм, ни хикмәттер, канәгатьсезлек белдерүчеләр нәкъ әзер ризык белән тәэмин ителә торган мәктәпләрдә еш очрый икән. Департаментның туклануны оештыру буенча генераль директор урынбасары  Алла Агапова моны балаларның ризыкны төрлечә кабул итүе белән аңлата. Бер бала тәмле түгел дип санаган ризыкны икенчесе яратып ашый, ди.


- Башкалабызның барлык укучысы да бер үк төрле ашый. Билгеле, комбинатларның һәркайсында әзерләнгән азык тәм буенча төрле булырга мөмкин. Әзерләнгән ризык тәменә карата шикаятьләр дә булмыйча калмый. Без һәр мөрәҗәгатьне оператив тикшерергә тырышабыз, - ди А.Агапова.


Үзеңнеке тәмлерәк тә, арзанрак та


Район-авыл мәктәпләрендә туклану шәһәрнекеннән шактый аерыла. Ланч-боксларның монда ни икәнен дә белмиләр. Ә мәктәпнең үз ашханәсе бар, ризыкны да үз пешекчеләре әзерли.


Билгеле, авыл мәктәпләрендә балаларны ашату, шәһәрнеке белән чагыштырганда, шактый очсызгарак чыга. Бу табыннарга эләгүче яшелчә, җиләк-җимешләрнең күбесе мәктәп бакчаларында үстерелү белән бәйле.


- Һәр укучыны ашатуга республика бюджетыннан 5 сум 80 тиеннән исәпләп дотация бирелә. Бу акча авыл өчен шактый яхшы ярдәм, дияр идем. Ата-аналарга мәктәптә балаларын ашатуга артык чыгымланырга туры килми. Аннары 60 сутый тирәсе бакчабыз да бар бит. Анда карлыган, алма, суган, кишер, кыяр, кабак һ.б. яшелчә, җиләк-җимешләр үстереп, кышка әзерләп калдырабыз. Нәтиҗәдә, бездә әти-әни баланы ашатуга аена нибары 50-60 сум түли. Бу балаларны көненә бер тапкыр сыйфатлы ризык белән ашатуга җитә, - ди Сарман районының Мортыштамак урта мәктәбе директоры Фәнис Галиев.


Шуны да әйтеп үтәргә кирәк – шәһәрдә дә, авылда да бер төркем балаларның туклануы тулысынча бушлай оештырыла. Әлеге категориягә күп балалы (өч баладан артык), аз керемле, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр (ике яки аннан күбрәк бала булса), ятимнәр, тубинфекцияле балалар керә.


Гүзәл Насыйбуллина. 



Кызыклы мәгълүмат.


Туклану көн дәвамында сарыф ителгән физиологик һәм энергетик көчкә бәрабәр булырга тиеш. Шул вакытта гына туклану дөрес була. Түбән сыйныфлар өчен бу 2300-2400 ккал, өлкән сыйныфлар өчен 2700-2900 ккал тәшкил итә.


Кирәкле күләмдә аксым, майлар, углеводлар, витаминнар һәм микроэлементлар тупланган очракта гына бала организмы тиешлечә үсә ала. Аксым, майлар һәм углеводлар нисбәте якынча 1:1:4 булырга тиеш. 7-10 яшьлек мәктәп укучысы организмы көн дә 80 г аксым, шул ук күләмдә майлар һәм 320 г углеводлар белән баетылырга тиеш.


11-13 яшьлек балага 93 г аксым, шул ук күләмдә майлар һәм 350 г углеводлар кирәк.


14-17 яшьлек үсмерләр организмы файдалы матдәләр белән җенескә карап төрле күләмдә баетылырга тиеш. Кызлар 96 г аксым, 96 г майлар һәм 380 г углеводлар кулланырга тиеш булса, егетләргә бу матдәләр күбрәк күләмдә – 106 г аксым, 106 г майлар һәм 400-420 г углеводлар кирзк.


Шәһәр мәктәбе өчен бер көнлек меню (бер мисал):


Иртәнге аш:


Кукуруз боткасы


Батон


Сыер мае


Сыр


Баллы чәй


Көндезге аш:


Фрикаделькалы борчак ашы


Карабодай боткасы


Гуляш


Компот


Ак ипи


Җиләк-җимеш


Авыл мәктәбе менюсы:


Иртәнге аш:


Дөге боткасы


Чөгендер салаты


Компот


ипи


май

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ