Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрәзәңдә утың бар                

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының V форумы әле кичә генә узган кебек иде югыйсә. Инде менә, күз тимәсен, ул үзенең җыеннан соңгы тәүге күчмә утырышын 26-27 май көннәрендә...

DSC_0207


«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының V форумы әле кичә генә узган кебек иде югыйсә. Инде менә, күз тимәсен, ул үзенең җыеннан соңгы тәүге күчмә утырышын 26-27 май көннәрендә ут күршебез Башкортстан туфрагында  үткәрергә дә өлгерде. Татарстанның — 17, Россиянең 11 төбәгеннән җыелган кунаклар беренче тукталышны Башкортстанның башкаласы Уфа каласында ясады.  Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы татар вәкилләре оешмасы җитәкчесе, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутаты Заһир Хәкимов, «Ак калфак»ның Уфадагы җирле оешма рәисе Люция Вафина, җәмәгать эшлеклеләре, «Ак калфак»ның йөзләрчә активистлары оешма рәисе Кадрия Идрисова җитәкләгән делегацияне «Вафа мәдәният-эшләр үзәге»ндә зурлап каршы алды. Кадрия Рәес кызы күчмә утырышның «Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә» шигаре белән юкка гына узмавын билгеләп үтте.



«Башкортстанда хәзер олысы-кечесе эзлекле рәвештә үз нәсел тамырын өйрәнә. Инде ун елдан артык ул Башкортстан Президенты фәрманы нигезендә мәктәпләрдә тарих дәресләрендә укытыла. Без сездән өйрәнергә килдек, чөнки шәҗәрә ул тарихи үткәнебезне барлау, бабаларыбыз тарихын вөҗдан бизмәнендә үлчәп карау. Ә вөҗдан ул – ата-баба шәҗәрәсе аша килгән гореф-гадәтләребез, күркәм йолаларыбыз, йөрәгебез, динебез өндәгәнчә яшәү рәвеше дә»,- диде олы кунак.



DSC_0258


Аннары кунаклар төрле нәсел шәҗәрәләре, борынгы самавырлар, бизәнү әйберләре күргәзмәсе, шәҗәрә төзүчеләр белән таныштылар. Үзәк оештырган концерт чыгышларын яратып карадылар. Төшке аштан соң кунаклар Салават шәһәренә юл тотты.


Шәһәр капкасы янында безне шуннан ерак түгел урнашкан Кантюковка авылы халкы, «Суфия» мәчете хәзрәтләре каршы алырга чыккан иде. Мәчеткә кереп, аның гүзәл архитектур төзелешенә сокланып хәйраннар  калдык. Аны әнисе Суфия абыстай хөрмәтенә улы, «Газпром трансгаз Казан» АҖнең генераль директоры Рәфкать Габделхәй улы Кантюков төзеткән. Бу авылда, гомумән, бар халык Кантюков, бик азлар гына Мирасов фамилиясен йөртә икән. Кайчандыр урта мәктәбе булган 200 йортлы авылның мәктәп яшендәге 22 баласы Салават шәһәренә йөреп укый. Авылда яшьләрнең тормавы газ чыга торган сазлыклы җирдә Салават шәһәре калкып чыгуы белән бәйле диләр. Чыннан да, әлеге кала табигый газ һәм нефть запасларына мул җиргә салынган. Биредә газ һәм нефть эшкәртү заводлары эшли башлагач, монда торулары авырайган. Халык белән аралашканнан соң, моннан ерак түгел генә урнашкан «Юрмат җире» мемориаль комплексын да карадык. Юрмат җире – кайчандыр шушы төбәктә гөрләп торган, соңыннан билгеле сәбәп белән юкка чыккан җиде авылның символик урыны. Бу биредә яшәүче татар, башкорт, чуваш, рус халыклары өчен изге урын.


Икенче көнне Салават шәһәренең «Агыйдел» мәдәният үзәгендә көтеп алынган күчмә утырыш булды. Ул башланганчы, фойега урнашкан шәҗәрәләр күргәзмәсе белән таныштык. Күбесе янында аларның төзүчеләрен күрү  оештыручыларның туган җирләрен ихластан сөйгән җанатарлар булулын аңлата иде. Мин биредә Кантюковканың элек Аллагуат авылыннан аерылып чыгуын, ә Аллагуатка Казан татарлары нигез салуын белдем. Бу авыл кешеләре бик борынгыда бер-берсенә:«Аллаһ куәт бирсен!»-дип әйтә торган булганнар. Чынлап та, болай дип бары тик Казан арты татарлары гына.DSC_0197


 Хәзер бу авыл юк инде. Аларның күбесе Салаватта яши. Аллагуат оешмасы төзеп, бер-берсенә ярдәм итешеп көн күрәләр. Утырыш бик тә эшлекле, фикер алышу төсендә барды. Анда Салават шәһәр хакимияте башлыгы урынбасарлары Александр Зуев, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты, шәһәрнең шәрәфле гражданины Суфия Зидиханова, Аллагуат оешмасы җитәкчесе Фәнит Ханмурзин, активистларыннан Мидхәт Рәхимкулов, Илдар Ханмурзин, «Ак калфак»ның Салават бүлеге әйдаманы Финзилә Тибеева, Уфа бүлеге җитәкчесе Люция Вафина чыгышлары йотлыгып тыңларлык булды. Җавап нотыгы белән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова чыкты. Бөтен Россиядә сибелеп яшәгән татарларга үрнәк алырлык эш күрсткән өчен милләттәшләребезгә зур рәхмәт әйтте һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Кунакларның Башкортстан туфрагындагы азаккы тукталышы Туймазы шәһәрендә булды. Без анда халкыбызның уңган егете, булдыклы эшкуары, сәнгатебезгә үзеннән лаеклы өлеш кертүче композиторы һәм җырчысы Фәнир Галимовның корган хезмәтләрен күреп сокландык. Фәнир үз көче белән Туймазы шәһәре уртасына «Төмәкән» исемле (туган авылының исеме) курчак йорты кебек матур Татар иҗтимагый үзәге бинасы салып куйган. Туган авылында таралып яткан күмәк хуҗалык эшен районда бер итеп җайга салган. Иҗат белән шөгыльләнә. Туган авылы шәҗәрәсен төзеп, китап чыгаруга ирешкән. Узган ел Казанда узган татар эшкуарлары җыенында үзенең чыгышын җыр белән ясады. «Ак калфак» бүлегенә кулдан килгәнчә ярдәм итә. Синең кебек егетләр булганда, Төмәкәннең нәсел йорты тәрәзәсендәге ут беркайчан да сүнмәс. Мең яшә, Фәнир туган. Менә шундый яхшы кәеф белән кайтыр юлга кузгалабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ