Логотип Магариф уку
Цитата:

Тилчә вирусыннан Татарстанга куркыныч яныймы?

5 октябрь көнне Башкортстанда эре һәм вак мөгезле терлекләрдә куркыныч авыру – тилчә (ящур) вирусы барлыгы ачыкланды. Шул сәбәпле регионда 21 көнгә чикләүләр куелган. Бу чикләүләр Ярмәкәй, Ярмөхәммәт,...

5 октябрь көнне Башкортстанда эре һәм вак мөгезле терлекләрдә куркыныч авыру – тилчә (ящур) вирусы барлыгы ачыкланды. Шул сәбәпле регионда 21 көнгә чикләүләр куелган. Бу чикләүләр Ярмәкәй, Ярмөхәммәт, Кандра авылларына кагыла. WhatsApp Image 2017-10-11 at 13.38.59


– Башкортстан республикасында әлеге вирусны бетерү буенча эшләр алып барыла. Бүгенге көндә якынча 500 дән артык эре мөгезле терлек һәм алар белән бергә торган башка терлек, кош-кортлар, терлек азыгы юкка чыгарылырга тиеш. 5 октябрьдән Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Югарыда әйтелгән авылларга керү юлында ветеринар-полиция постлары урнаштырылды, һәр шәхси һәм ферма хуҗалыгында дезинфекцияләү чаралары башкарыла, урамда ит-сөт сату тыела. 20 чакрым радиуста вакцинация эшләре алып барыла, – дип хәбәр итте Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов узган матбугат конференциясендә.


Россельхознадзорның Татарстан буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин белдергәнчә, Башкортстанда медицина хезмәткәрләре көн саен кешеләр белән профилактика чаралары үткәрә. Әлегә авыру очраклары теркәлмәгән, шулай да сак булу сорала. Кешегә тилчә вирусы күп очракта сөт аша күчәргә мөмкин. Шуңа күрә сөтне кайнатып кулланырга кирәк. Моның өчен биш минут вакыт җитә.


Белгечләр әйтүенчә, әлеге вирус бик куркыныч, ул ерак арадан да күчәргә мөмкин. Тилчә авыруы булганда терлекләрнең тән температурасы күтәрелә, тирегә тимгелләр чыга һәм җилем тиресендә үзгәрешләр күзәтелә. “Ящур вирусы Татарстан республикасына үтеп кермәячәк,  - дип ышандыра Идрис Гатин. – Моның өчен республикалар чигендә ветеринар-полиция постлары урнаштырылды. Бөтен транспорт туктатыла, продукция кертелми”.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ